“Б” хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Бабай

Төшеңдә өлкән яшьтәге бер бабайны, олы кешене күрсәң, бу — өмет билгесе, ул бабайга Аллаһы тәгаләдән рәхмәт ирешер, дөньялыктан Ахирәткә иман белән күчәр.

Төштә карт бабайны күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, дәүләт һәм бәхет ирешүгә ул.

Бавырсак

Төштә бавырсак күрү — мал һәм балалар булыр, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.

Бадәм агачы, мае (миндаль)

Төштә бадәм агачы күрсәң, бер горбәттәге, иленнән кичкән кеше булырсың, үзгә маллар кулыңа керер, яхшы кешеләр белән очрашырсың, күркәм рәвешле һәм файдалы гыйлемнәр табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә бадәм мае күрсәң, туганнарыңны табарсың, теләкләреңә ирешерсең, әмма ахырда карендәшләреңнең дошманлыгына очрарсың, диелгән «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Багана

Багана ул — күтәреп торучы, ягъни хезмәт итүче, файдалы һәм кирәкле нәрсә яки кеше дигән сүз. Төшләрдә дә ул шуның белән юралына.

Әйтик, әгәр төшеңдә йорт баганаларын күрсәң, алар йорт хезмәтчеләре булырлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Ул баганалар түнсәләр, шул йортның хезмәтчеләре, шул йортка файдалы кешеләр үләрләр, яки чит бер файдалы кешенең һәлакәтедер.

Багана төштә, тагын да, юмарт ирдер. Холкы авыр булыр. Әгәр дә кулыңда багана бар күрсәң, бу авыр эш, күп көч таләп игүче хезмәт буларак юралыныр.

Багор

Төшеңдә багор күрсәң, бәк булсаң гыйззәт һәм дәүләт килер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Базар

Төшеңдә пәнаир, ягъни базар өчен җайланган урын күрсәң ди Мөхетдин бине Гарәби, кайгы булыр.
Әмма икенче бер урында ул үзе үк, төштә базар күрсәң, байлык ирешер, дип белдерә.

Байлык

Төшеңдә байлык күрсәң, бай булсаң Дәүләт башлыгы үзеңә яхшылык кылыр, диелгән «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Бака

Төшеңдә гөберле бака күрсәң, габид һәм динле, дин өчен җан атучы булыр, дип белдерелә

Бакча

Төштә бакча күрсәң, чәчәк бакчасы исә, сигез төрле юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби:

  1. Яхшы гамәл;
  2. Балалар;
  3. Хәерле хатын;
  4. Яхшылык белән яшәү;
  5. Олылык һәм дәрәҗә;
  6. Шатлык һәм сөенеч;
  7. Куәт һәм кодрәт;
  8. Күзеңнең нуры һәрдаим булучылык.

Төшеңдә хуш исле чәчәкле бакча күрсәң, диелә «төхфәтел-мөлек» китабында, сөенечкә һәм байлыкка юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә бакчада рәйхан гөлен күрсәң, шатлыклар ирешер, чибәр хатын алырсың һәм сөенечле тормыш.

Бакыр

Төшеңдә бакыр күрсәң, яхшыга юралыныр, файда табарсың һәм дәрәҗәгә ирешерсең, дошманнарыңнан өстен чыгарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төштә яшел бакыр (бронза) күрсәң, иминлек килер, яхшылык ирешер һәм туфрак, мал кулыңа керер.

Бал

Төшеңдә бал күрсәң, ил эчендә һәм халык арасында дәрәҗәле булырсың диелә, ашасаң, хәләл мал булыр, ди.

Төшеңдә бал күрсәң, ашасаң, җанаш, нигъмәт, гыйлем һәм әдәп булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә бал эчсәң, урланган нәрсәң табылыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төштә намаз укып, бал ашасаң, хатыныңа якынлык кылырсың, әмма аның ярамый торган, тыелып тору вакыты булыр.

Балавыздан акмаган, кәрәзле бал төшкә керсә, мирастыр, хәләл саналыр, берәр ширкәттән яки урыннан килер ризык булыр.

Төштә бал табу — хәләл мал һәм керем дип юралыныр.

Төшеңдә аккан балны күрсәң, аккан балны җыйсаң, мал килүгә, байлык туплауга булыр, хәләл саналыр.

Әгәр дә төшеңдә кешеләргә кәрәзле бал ашатсаң, күркәм мәкам белән Коръән укуга булыр.

Бал корты

Төшеңдә бал кортын күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, һәркемгә яхшылык итүче кеше белән очрашырсың, аны күреп сөенерсең.

Әгәр төштә бал кортын тотсаң, тиз арада кулыңа мал керер.

Әгәр төшеңдә бал кортын тотсаң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, хатыныңнан сөенерсең һәм хәләл мал кулыңа керер.

Бала

Төшеңдә ир һәм кыз балалар күрсәң, мал керүгә һәм гомерең озын булуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. («Сабый»ны карагыз).

Балан

Балан — ачы җимеш. Төшкә керсә, кайгы һәм сагыш, шулай ук хәвефкә булыр.

Балан агачы

Төшеңдә балан агачын күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, берничә җимешен ашасаң, ачы табигатьле усал кешедән үзеңә мал тияр.

Балдак

Төштә балдак күрү — мал һәм мактау ирешү ул, әмма динеңә зыян килер.

Әгәр дә төшеңдә ялтырап торган балдак күрсәң һәм ул җәүһәрле булса, Коръәнне яттан белүче, Коръән хафиз дәрәҗәсенә ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә балдак күрү — гаурәт һәм хатын-кыз ул, диелә шул ук китапта икенче бер урында.

Балта остасы

Төштә балта остасы күрсәң, ул әдәп һәм нәсыйхәт бирүче, бу өлкәдә өлге булучы кеше белән очрашуга дип юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Балчык

Төштә балчык күрсәң, хәләл мал булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә сулы балчык яки балчыклы су күрсәң, хәвеф-хәтәр һәм кайгы ирешер.

Балык

Төштә балык күрсәң яки ашасаң, кулыңа мал керер.

Әгәр дә күп балыклар күрсәң, балык күчен күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, малың һәм ризыгың күп булыр.

Әгәр дә төшеңдә балык тотсаң һәм аның карынын ярып, энҗе тапсаң, бер улың туар.

Ибне Сирин әйтер: Әгәр дә төшеңдә бер зур балык кулыңа керсә, бу төшең кулыңа мал һәм хатын керүгә юралыныр.

Төшеңдә балык күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яки тотсаң, кол, кол хатын һәм мал иясе булырсың.

Әгәр дә төшеңдә саны билгесез, бик күп балыклар күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ганимәт һәм мал кулыңа керер.

Инде дә саны билгеле, ягъни бер яки берничә балык күрсәң, бу балыклар санынча хатыннар алырсың яки хатыннарга хуҗа булырсың.

Төшеңдә яшь балыклар күрсәң, ягъни маймычлар күрсәң, саннары күп исә, арадагы зурлары мал һәм байлыкка дәлил итәр. Аларга баш булырсың.

Маймыч, яшь балыкларның аклары—сагыштыр.

Бер балык яки ике балык тотсаң, бер яки ике хатын алырсың.

Төшеңдә балык ите күрсәң яки кыздырылган балык булса, мохтаҗлыгың төкәнү яисә өндәүне кабул итү билгеседер.

Кайвакыт ризык киңлегенә дә юралыныр.

Төштә тозлы балык күрсәң, ганимәт, мал булыр.

Банкир

Төшеңдә банкирны күрсәң, саран кешеләр белән юралыныр, ягъни шул кешеләр белән булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Барабан

Төштә барабан күрсәң яки барабан каксалар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, хәер керә, яхшыга юрала.

Әгәр дә төшеңдә туй һәм бәйрәм күреп, шунда барабан каксалар, бу төш начарга юралыныр.

Төшеңдә сугышның кече яки олы барабаннарын каксалар, шуны күрсәң, файда ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә барабан сугучыны күрсәң, үз алдына мактанчык һәм бөекләнүче ир булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Барабан тавышы — бозык тавышлардан. Әгәр дә төшеңдә барабан кагып биегәннәрен яки такмак әйткәннәрен күрсәң, кайгыдыр. Ханнарның барабан кагуын күрү хатыннардан билге булыр.

Әгәр дә төшләрендә хатыннар барабан күрсәләр, бозыклыкка чумганлыкларына дәлилдер, бу гамәлләренең файдасы аз булыр, шәфкате күп, әмма дошманнары артугадыр.

Бармаклар

Төштә бармак күрү — угыл булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.

Төштәге бармаклар карендәшләрнең балаларына тәгъбир ителенә булса кирәк, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә бармакларың киселгәнен күрсәң, улларыңнан һәм кыз балаларыңнан аерылырсың, каза кылучы булырсың, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә күренгән бармаклар, шулай ук, диелә шушы ук китапның беренче бүлегендә, мал керүгә һәм теләкләреңә ирешүгә юралына.

Төшеңдә бармакларың авыртса, бер угылың туар.

Төштә-бармак араларыңны кан белән юсаң, балаларың һәм туганнарың белән тарткалашырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Бармагыңны киссәң, өй кешеләреңнән аерылырсың, ди ул.

Төшеңдәге уң кулыңның баш бармагы—иртә намазыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Шәһадәт (имән) бармагы — өйлә намазыдыр, урта бармагы— икенде намазыдыр, атсыз бармак — ахшам намазыдыр, чәнчә бармак — йәсигъ//ястү намазыдыр.

Ул бармакларыңны артык дип күрсәң, кичәләрдә уяу булып, намазларың артугадыр. Әгәр дә бармакларыңны ким дип күрсәң, намазың да ким булыр.

Баручы

Төшеңдә баручы кешене күрсәң, үз алдыңа горурланучы булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.

Баскыч

Төшеңдә баскыч күрсәң, сигез төрле юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби:

  1. Яхшы гамәл буларак;
  2. Улың яки кызың туачак дип, балаң белән бәйле рәвештә;
  3. Яхшы хатын алуыңа;
  4. Матур тормыш килүгә;
  5. Олылыкка, мәртәбәгә ирешүгә;
  6. Куәт һәм кодрәткә;
  7. Шатлык һәм сөенечкә;
  8. Күзеңнең нуры сүнмәүгә нисбәтле рәвештә.

Әгәр дә төшеңдә баскыч өстенә чыкканыңны күрсәң, дәрәҗәң өстен булыр.

Бер кеше төшендә үзенең баскычтан чыкканын, яки баскычтан төшкәнен күрсә, аңа карата мәкер һәм хәйлә кылулары хакында бу төше хәбәр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, сакланырга киңәш ителә.

Әгәр дә төшеңдә өеңә баскыч ясасаң, олы мәртәбәгә ирешерсең.

Бассейн

Төшеңдә бассейн (хавес) күрсәң, галим һәм бай кеше булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә хавестән су эчсәң, бай һәм диндар кеше булырсың, барча эшләрең дә Аллаһы тәгалә рәхмәте белән җиңел генә барырлар.

Бастырык

Төштә бастырык күрсәң, бу бер хатындыр, аның белән якынлык кылырсың һәм бозыклыкка тоткынлык итәрсең, ягъни гөнаһ гамәлдән исәпләнелер, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Басу

Төштә басуга чыгу, кырга бару, шунда йөрү — бәлаләрдән котылу ул, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә ишәктән басу-кырга төшсәң, дәрвиш булырсың.

Бату, суга бату

Төшеңдә суга батсаң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, хирыслык һәм наданлык ирешер.

Әгәр дә төшеңдә суга батып та исән калсаң, үлмәдем дип күрсәң, дин эшенә чумарсың, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Бау

Төштә бау күрсәң, вәгъдә булыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә бау яки җеп ише нәрсә күрсәң, куәт булыр һәм морадыңа ирешерсең, дәрәҗәң артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә кулыңны бауга бәйләнелгән дип күрсәң, аннан соң ул чишелсә, шатлык килер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Баш

Әгәр дә төшеңдә кеше башын ашасаң, яманлык һәм үлем хәбәредер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, үзеңә һәлакәт ирешер.

Әгәр дә төшеңдә үзеңнең башыңны киссәләр, тәнеңнән аерылып ятса, халкыңнан аерылырсың.

Төшеңдә бер кешенең башын кулыңда тотып торганыңны күрсәң, кичен кулыңа акча керер, яисә падишаһ булырсың, дәрәҗәләргә ирешерсең.

Әгәр дә кулыңда үз башыңны кисек хәлдә күрсәң, падишаһлык ирешер.

Төшеңдә башыңнан кан акканын күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә башыңны ашаганнарын күрсәң, дошманыңа җиңү килер.

Төшеңдә әгәр дә башыңны кискәннәрен күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, олы кешедән аерылырсың.

Әгәр дә төштә бер кешенең башын китте, тәгәрәде дип күрсәң, аңа начарлык кылырлар.

Төштә баш кырдырту, ягъни чәч алдыру — яхшыдыр.

Әгәр дә төштә бер кешенең яки үзеңнең башыңны, ягъни чәчеңне кырсалар, кайгыдан котылырсың һәм халык арасында хөрмәтле булырсың.

Төшеңдә берәүнең яки үзеңнең башыңа май түксәләр, яхшы сүз ишетеп сөенерсең.

Төштә бер кеше икенче кешенең башын чапса, ягъни муенын киссә, өнендә ул кешенең малын җыяр яки бертөрле начарлыкны шул адәмгә карата кылыр.

Төшеңдә бер кешенең башын кискәннәрен күрсәң, яки үз башың чапканнарын күрсәң, бер зур бәлагә очрарсың.

Әгәр дә ул чабылган баш, яки киселгән башың тәнеңнән аерым ятканын күрсәң, халкың арасында дошманлык һәм башбаштаклык артыр, сугыш булыр.

Төштә башыңны майласаң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә зиннәт булыр. Әгәрем ки башыңнан май йөзеңә агып төшсә, кайгыга батарсың.

Төштә адәм башын күрү — баш булу ул.

Әгәр дә төшеңдә үзеңне яки башканы ике башлы дип күрсәң, озын гомерле булырсың, әмма дөньяга хирыс итәрсең.

Төшеңдә башыңны аз гына иелгән дип күрсәң, хаталарыңа үкенеп, төзеклеккә, изгелеккә юнәлерсең.

Халык алдында яки ил башлыгы алдында үз башыңны күрсәң хаталарыңа үкенеп, тәүбә итәрсең.

Әгәр дә төшеңдә башыңны арыслан яки бүре башы кебек дип күрсәң, бик тә яхшыга юралыныр, үзеңә күп төрле файдалар килер.

Төшеңдә башыңны эт, ат, ишәк һәм шундый йорт хайваннары башы кебек икән дип күрсәң, бай кешегә хезмәттә күп авырлыклар һәм зәхмәтләр чигәрсең.

Әгәр дә төшеңдә башыңны кош башы кебек дип күрсәң, бик күп сәяхәтләр итәрсең, өеңә йокмассың, ягъни өеңә кайтып, аз торырсың.

Башак

Төшеңдә уылган бодай башагы күрсәң, байлык ирешер ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә тук башаклар күрү, бик күп булса, ризык һәм нигъмәттер, санлы гына икән, елдыр, әмма тук һәм бай еллар шул башак санынча булыр.

Әгәр дә ач башаклар күрсәң, күп булсалар, ярлылык һәм фәкыйрьлек, ризык тарлыгы һәм һәлакәттер.

Әмма санлы исәләр, шул ач башаклар санынча ачлык ел килер, сабыр итәргә кирәк.

Башлык

Төшеңдә баш киеме, башлык кисәң, өйләнәсең һәм бай буласың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә биек башлык яки чалма кисәң, күңелеңдәге теләкләреңә ирешерсең.

Башмак

Башмак төшкә керсә, хатындыр, диелә «Тәгъбирнамәи- иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә башмак күрсәң, хәләл хатыныңны аерырсың, талак кылырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсендә.

Төшеңдә башмак кисәң, өйләнәсең һәм бай буласың ди Мөхетдин бине Гарәби.

Хатыннар төшләрендә башмак, яки аяк киеме кисәләр, бәлаләрдән имин булалар һәм теләкләренә ирешәләр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Башмакчы

Әгәр дә бер кеше төшендә башмакчыны күрсә, бу башмакчы хатын-кыз затыннан икәнлеген онытмасын, ягъни бу төше хатын-кызга бәйле юралыныр.

Төшеңдә башмакчыны ничек күрсәң, өнеңдә ул хатын- кыз шулай булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Белем алу

Төшеңдә белем алганлыгыңны күрсәң, наданлык һәм томаналык ирешер.

Беләзек

Төшеңдә беләзек күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, гыйззәт һәм хөрмәт иясе булырсың.

Төштә көмеш беләзек күрсәң, дип язылган «Төхфәтел- мөлек»тә, дәрәҗә һәм хикмәт иясе булырсың.

Шулай ук «Шәрхес-сөннәт»тә язылган, бер кеше төшендә ике алтын беләзек күрсә, ул беләзек кигән кешегә тарлык ирешер.

Әгәр дә ул беләзекләр көмеш булса, юралмышы шулай ук булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә алтын беләзек кисәң, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында, мирас алырсың.

Аягыңда беләзек булуны төшеңдә күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, хөрмәт һәм дәрәҗәгә ирешерсең.

Мәгәрем ки ул беләзек кулыңда икән, тоткынлык һәм зиндан хәбәредер.

Төшеңдә халхалины күрсәң, ягъни аяк беләзеген күрсәң, тоткынлыкка төшәрсең, әмма ахырда нигъмәтең күп булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Беләк

Төшкә беләкләр керсә, карендәшләр яки балалардыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Аларның артыклыгы яки кимлеге, ягъни шешүе яки шиңүе — карендәшләреңнең артуы яки кимүе ул.

Бетчә

Төштә бетчә —малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Биеклек

Әгәр дә төштә үзеңне биеклектә күрсәң, гомерең озын булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Биз

Төшеңдә биз кебек кабарган, артык нәрсәләрне тәнеңдә күрсәң, байлык ирешер.

Бизмән

Төшеңдә бизмән күрсәң, ул тигез тартылг ан булса яши торган мәмләкәтеңнең, илеңнең башлыклары һәм хөкемдарлары, судьялары гадел хөкем йөртерләр,  дөрес күрсәтмәүче бизмәнне күрсәң, ил башлыклары һәм хөкемдарлары ялганчы, гаделсез, төшеңдә бизмән ватылса, шул мәмләкәтнең олы кешесе үләр.

Бодай

Төштә бодай күрсәң, югалган әйбереңне табарсың, яки үз өлешең кайтыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Шушы ук китапның беренче бүлегендә, бодай—сөенеч ул, аны төштә күрсәң, кайгы-хәсрәттән имин булырсың, диелгән.

Төштә әгәр дә юлда бодай түгелеп ятканын күрсәң, бик яхшы булыр, очсызлык һәм байлык чоры килер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә бодай күрсәң, хәләл малдыр, әмма имгәкле булыр.

Әгәр дә төшеңдә бодайны капчыкта күрсәң, ачлык һәм корылык килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә мәйдандагы яки базардагы ашлыкка ут капса, шул авылның яки шәһәрнең халкына ялган яла ягарлар.

Төшеңдә бодай алу яки сату—ялган хәбәр ул.

Әгәр дә төшеңдә бодай куырылганын күрсәң, ачлык килер.

Төшеңдә эре бодай, ягъни сарачин бодаен күрсәң, кулыңа мал бәла-казасыз керер, диелә «Төхфәтел — мөлек»тә.

Әгәр төшеңдә бодай бөртеген төшереп, бодай суктырып, капчыкка тутырсаң, илгә ачлык килер.

Төшеңдә сарачин бодаен, ягъни пиринч (пәрәмәч) бодаен күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Уылган бодай башагын күрсәң, байлыктыр.

Кулыңда бодай күрсәң, улың һәм кызың туар.

Төшеңдә бодай сатып алсаң, зәхмәт чигәрсең, бодай ашасаң, кулыңа күп мал керер.

Юлда бодай чәчелеп ятканын күрсәң, ул елда күп очсызлык булыр, ризык муллыгы килеп сөендерер.

Боз

Төштә боз күрү яхшыга түгел. Ул төрле уңышсызлык, борчу һәм югалтуларны аңлата.

Борчак, кузы борчагы

Төшеңдә борчак күрсәң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, кулыңа хәләл мал керер.

Кузы борчагын төштә күрү сөенеч һәм яхшыга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшендә борчак сыманнарны күрсәң, кайгы һәм сагышкадыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Юеш борчак—сагыш, коры борчак — тәмам шатлык, очсызлык, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдәге бакча борчагы, яшел борчаклар явыз ирләрдер.

Борын

Төштә борын күрсәң, балаң белән нидер була, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Әмма шушы ук китапның унбишенче бүлегендә, төштә борын күрү — ялгыз калу, бәхетсезлек хәбәре ул, диелгән.

Борыныңда алка яки йөзек күрсәң, хаҗга барырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Борыныңнан төшеңдә елан яки аждаһа чыкса, явыз падишаһ, явыз ил башы дип тәгъбир ителер.

Төштә борын күрү — бала ул, дәүләттер, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә бер кеше төшендә үзен борынсыз дип күрсә, рәхме юклыктан аның балалары булмас.

Төштә борын (танау) күрсәң, кеше борынын күрсәң, якын карендәшләреңнең күбәюенә юралыныр.

Төштә борының канаса, кулыңа хәрәм мал ирешер. Әгәр дә борыныңнан сыек кан ага, яки куе кан булып, бер-ике тамчы гына тамды дип төш күрсәң, файдадыр һәм зәкәт үтәүгә юралыныр.

Борыч

Тоштә борыч курсэн, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, хәрәм мал кулга керүгә һәм явыз сүзләр ишетүгәдер, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Бот

Төшеңдә бот — кавемең, кабиләң, халкыңдыр.

Ботак

Төштә ботак күрү — дин бозыклыгы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Ботка

Төшеңдә болганып пешерелгән ботка ашасаң, кайгыга юралыныр. Саф ризык булса, шатлыктыр.

Браслет, беләзек

Төшеңдә беләзек күрсәң, гыйззәт һәм хөрмәт иясе булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Бриллиант, әзбәрлия

Төшеңдә бриллиант, ягъни әзбәрлия күрсәң, өйләнәсең һәм бай буласың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Буй

Ир кешенең буе—дус яки иптәшедер, яисә ялчысы булыр, я булмаса алар урынына каим мәкамдер.

Төштә буеңның кадәреннән тыш, ягъни булганнан тыш озынлыгы — әҗәлең якынлыгына юралыныр, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, мәртәбәңнән төшерелерсең.

Төшеңдә буеңның кыскаруы да яхшыга юралынмый, мәртәбәңнән төшерелерсең.

Буеңны кыска күрү—күп вакытта гомереңнең кыскалыгына да дәлил ул, Аллаһы тәгалә каршында гөнаһларыңнан тәүбә итәргә кирәк.

Буйга узган хатын

Төшеңдә буйга узган хамилә хатынны күрсәң, улың туар, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Букча, портфель

Төшеңдә букча, ягъни портфель күрү—шатлык һәм рәхәтлек ул, диелә тош юрау китабы «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Буа

Төшеңдә буа күрсәң, бай һәм галим булырсың.

Әгәр дә буадан су эчсәң, бай һәм диндар булырсың, барлык эшләреңә дә җиңеллек килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Буран

Буран купканны төштә күрсәң, үзеңә бер бәла килер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Үзенне төшеңдә бушлыкта, буш җирдә басып торганыңны күрсәң, дошманыңнан яхшылык ирешер, әмма гомерен азлыкка һәм кимлеккә дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә бушлыкны, буш җирне күрү — фәкыйрьлектер.

Буяучы, манучы

Төшеңдә буяучыны күрсәң, яхшы кешеләр булыр, диелә. Тун буяучы кешене төшеңдә күрсәң, вәгазьче ирдер сүзе белән кешенең күңелен яулап алыр, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Былбыл

Төштә былбыл күрсәң, яхшылыклы кеше булуга, диелә.

Төшеңдә былбыл күрсәң, Коръән укучы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Бәби

Төшеңдә бәби күрү, яшь бала —яхшыга һәм бәхеткә юралына, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Бәз

Бәз тукыманы төштә күрсәң, хатының ягыннан кулыңа мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Бәла, каза

Төшеңдә бәлагә ирешкәнеңне күрсәң һәм көлсәң, иманың куәтләнер, дип юрарга киңәш ителә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Бәрән

Әгәр дә төшеңдә бәрән күрсәң, балаң туар яки чибәр кыз, яисә чибәр кол хатын алырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә күргән куй баласы, ягъни сарык бәрәне бер мөбарәк шәрифә хатын булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр төшеңдә бәрән туганын күрсәң, ягъни сарыкның бәрәнләгәнен күрсәң, улың туар, диелә «Төхфәтел-мөлек».

Төшеңдә сарык бәрәнен суйсаң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә төшеңдә сарык бәрәнен суйсаң, әмма итен ашамасаң, бер-бер бәхетсезлек ирешер.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН