“В”, “Г”, “Д” хәрефләренә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

«В» хәрефенә башланган төшләр

Варенье, пикмәз

Төштә пикмәз, ягъни варенье күрү —мал һәм файда ул, дип юрарга киңәш ителә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Вино, шәраб

Төшеңдә йөзем җимеше суы, ягъни вино күрсәң, яки эчсәң, һәр җирдә сәламәт булуыңа дәлил ул, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Вәкил, вәли

Төшеңдә вәкилне, яки вәлине авыру дип күрсәң, гөнаһ эшләрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Вәхши

Төшеңдә вәхшине күрсәң, өстеңә яман нәрсәләр килер, сакланырга кирәк, дип белдерелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

«Г» хәрефенә башланган төшләр

Гает

Төштә гает күрсәң, шатлык ирешер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Гайбәтче

«Сүз йөртүче»гә тәгъбирне карагыз.

Газраил

Төшендә Газраил фәрештәнең җаныңны алганын яки җан алганын күрсәң, яисә Газраил җаныңны китереп бирсә, тәүбә итәргә кирәк, әҗәлең якынлашкан булуга дәлилдер диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә Газраил фәрештә сәлам бирсә, ике җиһанның, да ягъни дөньялыкның һәм Ахирәтнең дә бәлаләреннән имин булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә бер кеше төшендә Газраил фәрештәнең аңа көлеп караганын күрсә, ул бәндәнең үлеме иман һәм шәһадәт белән булыр.

Мәгәрем ки төшеңдә Газраил фәрештә куркыныч итеп караса, газаплы күренсә, үлемең авыр һәм тәүбәсез булыр, Аллаһы тәгаләгә сыенырга кирәк.

Әгәр төшендә Газраил фәрештәнең җаныңны алганын күрсәң, гомерең озын булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Газыйлык

Төштәге газыйлык, ягъни динеңне яклап көрәшү-сугышу —дан алу, шөһрәт казану һәм мактауларга ирешү ул, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә галим кешене, гыйлем иясен, гыйлем бирүчене күрсәң, куәт һәм кодрәт булыр, дип юрарга киңәш ителә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә галимнәрне күрсәң, малын һәм абруен артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә бер галимнең бозыклыкка өйрәткәнен күрсәң, саташу һәм асылсыз төш ул, шайтаныйдыр, диелә «Тәхъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Чөнки чын галим һичвакыт бозыклыкка өйрәтмәс һәм начарлыкка өндәмәс.

Гамбәр (кашалот)

Төшеңдә гамбәр күрү — яхшы хәбәр, гыйлем мәҗлесе, иман сафлыгы ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә әгәр дә гамбәр сатып алсаң, ялгыз булсаң, өйләнерсең, галим икәнсең, максатыңа ирешерсең, халыкны кулда тотарсың, мал җыярсың һәм яхшы хәбәрдән сөенерсең, дип юрарга киңәш ителә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Гарше Рахман

Төштә Гарше Рахманны күрсәң, ягъни Аллаһы тәгаләнең Күкләрдәге Катын күрсәң, солтанлыкка ирешерсең, ил башлыгы булырсың, яки өлкә хуҗасы ителерсең, һәрбер теләкләрең хасил кылынып, морадыңа җитәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Гаскәр

Төшеңдә солтан гаскәрләрен, ислам гаскәриләрен күрсәң, рәхмәт фәрештәләре булырлар, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Гаурәт

Әгәр дә төшеңдә хатыннар гаурәтен (җенес органын) күрсәң, гомерең озын булыр. Егет кешенекен күрсәң, тереклек һәм ризык, тагын да мал булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.

Төштә гаурәт күрү — рәхәтлек һәм шатлык ул.

Әгәр дә төшеңдә гаурәт белән җенси якынлык кылсаң, файда ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә гаурәт алганыңны күрсәң, байлыкка ирешерсең, ди ул.

Кара гаурәт белән җенси якынлык эшләсәң, төкле морадың хасил булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Гашыйклык

Төшеңдә гашыйк булсаң, өнеңдә дивана булырсың, юләрләнерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Гермафродит, хонса

Төшеңдә гермафродит күрү, үзеңне гермафродит ягъни ике җенесле итеп күрү —яхшыдыр. Габид-диндар булырсың бер фәрештә сиңа хезмәтче кылыныр, Аллаһы тәгаләдән савап ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Гитара

Төшеңдә гитара күрсәң, яки чиртеп уйнасаң, гөнаһ эшләрсең. Кыллы уен коралларын төштә күрүне гөнаһ эшләү буларак юрарга куша Мөхетдин бине Гарәби.

Госел

Төшеңдә госел коену һәм нәҗестән арыну, юыну — гөнаһлардан саф булу ул, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төштә су белән госел коенсаң, кайгыдан котылырсың, диелә шул ук китапта.

Төшендә госел коенган кеше кайгыларыннан котыла, бурычларын үти, бурычлары бетә, бәлаләрдән арына, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә госел коену — халык белән теләккә ирешү ул, диелә шул китапның алтмышынчы бүлегендә.

Гранат җимеше

Төшеңдә гранат җимешен күрсәң, хатындыр, хәердер, малдыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Груша җимеше

Төштә груша җимеше күрсәң—малдыр. Ә бер хәбәрдә исә—авырудыр, диделәр, һәркем үзенә нисбәттә тәҗрибә кылып белер.

Төштә груша җимешен күрсәң, шатлык хәбәре, сөенеч булуга юралыныр, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ
тәрҗемәсе»ндә.

Җәй вакытларында, ягъни үз вакытларында груша агачын күрсәң, яки җитлеккән чорында төшеңдә груша җимеше ашасаң, максатыңа ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә үз вакыты түгел икән, ягъни кыш көннәре исә, хәрәм мал кулыңа керүгә булыр.

Гыйбадәтханә

Әгәр дә төшеңдә үзеңне мәҗүсиләр гыйбадәтханәсендә күрсәң, акылың мәҗүсиләр акылына әверелер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Гәүдә

Төшеңдә үз гәүдәңне, буеңны озын итеп күрсәң, Хак тәгаләнең юлын күзләүгә хәбәр ул, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә үз буеңны кыскарган дип күрсәң, сагышланучы булырсың, кайгы килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә әгәр дә адәм гәүдәсен күрсәң, шөбһәле малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә гәүдәңдә бер-бер артыклык күрсәң, ачуыңны китерер нәрсә бар дип белсәң, малың артыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, әмма ялгыз күңелең сагышлы булыр.

Гәүһәр, җәүһәр

Төшеңдә гәүһәр күрсәң, гыйлем, әдәп һәм хәләл мал, шатлык, рәхәт тормыш белән юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, яисә бер улың туар.

Әгәр дә төшеңдә бүленгән, чәчелгән гәүһәр күрсәң, гүзәл сыйфатлы кызың тууга юралыныр.

Гөл

Төштә гөл күрү—яхшы хәбәр, чибәр хатын, гыйлем мәҗлесе, иман сафлыгы ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә ак гөл күрсәң, кулыңа көмеш керер.

Төштә сары гөл күрсәң, авырырсың.

Әгәр дә кызыл гөл күрсәң, кулыңа бик күп алтын керер.

Җәй һәм яз вакытларында төшеңдә гөл, чәчәкләр күрсәң, заманың рәхәттә узар, теләкләреңә ирешерсең, яхшы хәбәрләр ишетерсең һәм сөенерсең.

Әгәр дә мондый төшне көзен яки кышын күрсәң, бераз авырырсың, әмма ахыры яхшы булыр.

Төштә гөлләр һәммәсе елау һәм көенечтер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әмма үсмәүче гөлне тотып иснәсәң, балаң булыр.

Төшеңдә гөлләр күрү — хатындыр, диелә шушы ук китапның үзгә бүлегендә. Әгәр дә ул гөлләрне үскән урында күрсәң, яладыр.

Әгәр төшеңдә гөлләр киселгәнен күрсәң, сагыш һәм кайгыдыр.

Төшеңдә чәнечкеле гөл күрсәң, күркәм йөзле, яхшы, файдалы ир булыр ул.

Әгәр дә бер кеше шул гөлләрнең алсу төслесен тотса, аңа дәрәҗә һәм вилаять ирешер.

«Д» хәрефенә башланган төшләр

Димче

Төшеңдә димче күрсәң, бер ирдер, ул кешеләрне үтерер җиргә илтүчедер, ягъни җәллад, палач кебектер, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Диндар

Дин иясе олуг затларны төштә күрү яхшыга юралыр. Аллаһы тәгалә шушы төшне күргән бәндәсенә хаҗ кылуны өлеш итәр, дәүләткә ирештерер, байлык һәм мал бирер, рәхәт тормышта яшәтер. Шулай ук аңа бер бала биреп, шул баласы белән сөендерер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Динсезлек

Төшеңдә динсезлек күрсәң, бозыклык, Ислам динен артка ташлавың булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Дию пәрие

Төштә дию пәриен күрү гаҗәп сүзләр, ялган хәбәрләр ишетүгә юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә дию пәриен күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, гаиләң ишле булып, балаларың күп туарлар, байлыгың да зур кылыныр.

Диңгез

Төшеңдә диңгез суына керсәң, хәтәр һәм куркынычлылык булыр, диелгән «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсендә. Төшеңдә диңгез күрсәң һәм аның ачы-тозлы суын эчсәң, кулыңа халык һәм коллар керер, ди Мөхетдин бине
Төштә диңгездән елан чыкканын күрсәң, мактаулы бер улың туар.

Ибне Сирин әйтер: Төштә диңгез күрү —олы солтан була, диңгездән су алу, чыгару — патшадан, ил башыннан теләгәнең хасил булуга юралыныр.
(«Диңгез» һәм «Дәрья»ның тәгъбире берүктер.)

Дошман

Бер кеше төшеңдә дошман булып күренсә, зыян эшләсә, саклану кирәк, диелгән Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнәмәсендә
Төшеңдә дошманнарыңнан җиңелсәң, олы, мөхтәрәм кешедән аерылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә дошманыңны күрсәң, гайбәттән телеңне тыярга кирәк, бәлагә очрарсың, диелә
«Иосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»нең дүртенче бүлегендә.

Думбрада уйнау

Төштә думбра уйнау, думбра чиртү бозыклык иясе булуыңа дәлилдер, яисә ялган кәгазьләр сатарсың, яки зиначы булырсың, хатыннар белән җыелып зина кылырсың.

Төштә думбра чиртү — кайгыдыр, көенечтер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Бер кеше төшендә думбра уйнаганын, думбра чирткәнен күрсә, Аллаһы тәгалә каршысында тәүбә итәргә тиеш, явызлыклардан китеп, Аллаһы тәгаләнең зикере белән булуыңны, ягъни Аллаһы тәгаләне исеңдә тотуны Хак тәгалә үзе таләп итәр.

Дус

Төшеңдә дустыңны үтерсәң, шул дустың белән дуслыгың артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Дуңгыз

Төштә дуңгызны үтерсәң, дошманнарыңнан имин булырсың, котылырсың, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә дуңгыз күрсәң, дошманнарыңнан һәм залимнәрдән зыян килер, диелә шушы ук китапта.

Дуңгызны төштә күрү — бер ахмак кеше булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә дуңгыз итен ашасаң, кулыңа явыз кешедән мал керә, яки бер тоткыннан хаҗәтең ирешә.

Әгәр бер кеше төшендә дуңгыз белән торса, явыз кеше түреңә утыра.

Төшеңдә күп дуңгызларың булса, кулыңа хәрәмнәрдән күп мал керер.

Төшеңдә дуңгыз көтсәң, явыз кешеләр өстеннән җитәкчелек итәрсең.

Төштә дуңгыз ашау — хәрәм малны җыю һәм, Аллаһы тәгаләнең боерыгын бозып, гөнаһка чуму ул.

Төшеңдә дуңгыз өстенә утырып йөрсәң, һәртөрле җаһилләрне җиңүгә булыр.

Төшеңдә дуңгыз белән якынлык кылу — дөнья эшләре өчен — яхшыдыр, Ахирәт эшләре өчен — начардыр.

Төштә дуңгызның кара тиресен күрү хәрәм мал булыр.

Төшеңдә дуңгыз күрсәң, кешеләр арасында хурлыкка калырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Икенче бер урында исә, төштә дуңгыз күрсәң, бозык кешеләр белән сөйләшерсең, ди ул.

Төшеңдә әгәр дә дуңгыз өстендә йөрсәң, ди, дошманыңны басарсың, өстенә җиңү белән килерсең.

Әгәр дә төшеңдә дуңгызны үтерсәң, бозык кешене һәлак итүеңә юралыныр.

Дуңгыз итен ашасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, хәрәм мал җыярсың.

Төштәге дуңгыз — бер зобани сөекле тәрбияле ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Дым

Төшеңдә дымлы урынны күрсәң, мал белән тәгъбир кылыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Дәгъва, талаш

Төштә дәгъва-талаш күрсәң, гайбәттән телеңне тыярга кирәк, бәлагә очрыйсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсендә .

Дәрья

Төшеңдә бер кеше дәрьяга керсә, хәтәр һәм зур куркыныч килер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсендә.

Төшеңдә дәрья күрсәң һәм шуннан тозлы су эчсәң, кулыңа коллар һәм халык керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә дәрья кошларын күрсәң, зәгыйфь һәм бичара булырсың.

Төштә дәрья күрү — бөек падишаһлык булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә дәрьядан су эчсәң, ди ул, мал насыйп булыр.

Дәфтәр

Төшеңдә дәфтәр күрсәң, морадыңа ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә Коръән аяте күчерелгән дәфтәрне кулыңда тотсаң, иман һәм дин иясе булырсың.

Әгәр төшеңдә Коръән аяте күчерелгән дәфтәр булса, яки шундый дәфтәрне берәрсе бирсә, галим һәм бай булырсың, хөкүмәт иясе дәрәҗәсенә менәрсең, гаделлек белән хөкемнәр йөртерсең.

Төшеңдә Коръән аяте күчерелгән дәфтәр боерылды дип күрсәң, патшадан, ил башлыгыннан сөенечле хәбәр алырсың.

Төшеңдә намә, ягъни язулы дәфтәр, кулъязма китап күрсәң, яхшы эшкә башларсың, изгелек белән шул эшне башкарырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә дәфтәр язсаң, өнендә кан алдырырсың, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Дәҗҗал

Ибне Сирин әйтер: Кем дә кем төшендә Дәҗҗалны (дини әкият буенча: кыямәт булыр алдыннан чыгачак бер алдакчы) күрсә, дошманыңа җиңү ирешер.

Төшеңдә Дәҗҗал күрсәң, ул илдә фетнәчеләр күп булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Дөге

Төшеңдә дөге күрсәң, күп малга хуҗа булырсың һәм бу төшең яхшыгадыр. Әмма кулыңа мал мәшәкать белән керер, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Дөнья

Бер кеше төшендә дөньяны, алып, бер букчага салды. Ибне Сирин хәзрәтләре әйтте: Коръән урларсың, диде һәм шушылай булды, дип сөйләнелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә дөньяны әрәмгә уздырганыңны күрсәң, балаң үләр яисә бер фарыз намазың калыр, диелә шушы ук китапта.

Дөя

Төштә дөя күрү яхшыга юралыныр.

Әгәр дә бурычлы кеше төшендә дөя күрсә, шул бурычларын үтәр.

Төшеңдә дөя абынганын күрсәң, үзеңә берәр зыян килер.

Төштә дөянең киемеңә басканын күрсәң, чапан итәгеңә басса, яхшылык һәм рәхәтлек булыр.

Төшеңдә дөягә утырсаң, дөя өстендә йөрсәң, теләкләреңә ирешерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсендә.

Әгәр дә төшеңдә дөя бәдәләсә, ягъни дөя баласын тудырса, синең дә улың туар.

Төшеңдә дөяне үтергәннәрен күрсәң, хатыныңа изгелек ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә дөя итен ашасаң, авыру һәм зәхмәт тияр. Әгәр дә төшеңдә үзең утырган дөя ат кебек уйнакласа-уйнаса, начардыр.

Әгәр дә төштә бер шәһәр эченә дөя килеп кергәненкүрсәң, шәһәреңә дошман гаскәре керер.

Күрә, кем, дөяне терелтте, кулына бик күп мал һәм мөлкәт керер.

Ана дөяне төшеңдә күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер. Әгәр дә бер кеше минем ана дөям бар икән дип төшендә күрсә, шуңа хуҗа булганлыгын күрсә, бер хатын алыр.

Әгәр дә төшеңдә ана дөяңне урладылар дип күрсәң, яки аны кулыңнан тартып алсалар, хатының белән сугышырсың.

Төштә дөягә менү — озын һәм ерак сәфәр хәбәре ул. Төшеңдә дөягә утырган җиреңнән төшкәнеңне күрсәң, кайгы ирешер, хәсрәт килер һәм сугыш башланыр.

Әгәр дә берәү төшендә дөяләренең көтүгә киткәнен күрсә, төш күрүчегә олы мәртәбә һәм дәрәҗә ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Дөяне төшеңдә күрү — шәехләрнең сүзеннән күп файдалар табуга дәлил ул, дип белдерелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә өстеңә дөя менсә һәм ул дөя үзеңә зыян китерсә, ул — Газраил фәрештәдер, Аллаһы тәгаләдән гафил булма дип сиңа хәбәр китерүедер, дип белдерелә шушы ук китапта.

Төшеңдә дөя белән сугышсаң, бер дошман белән сугышырсың, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр төшеңдә дөя баласын бугазласаң, бу төшең колларыңны азат итүгә ишарәдер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Бу төшне тоткын кеше күрсә, азат ителер, бурычлы күрсә, бурычын үтәр һәм баер, хаҗга барырга уйлаган кеше күрсә, анда барыр, авыру икән, терелер.

Төшеңдә дөя күрсәң, бөек адәмнәрнең тәхет хезмәтендә булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби тагын да.

Әгәр дә төшеңдә дөя сөтен күрсәң яки эчсәң, дошманың өстенә галиб булырсың, аны буйсындырырсың.

Чыгымчы дөяне төшеңдә күрсәң, гөнаһ һәм бозыклык булыр.

Төшеңдә дөядән сөт саусаң, хатыныңа зарар ирешер.

Дөяне исерек дип күрсәң яки исерек дөя өстенә менсәң, бу төшең бөек дәрәҗәле адәмне буйсындыруыңа дәлилдер.

Төшкә дөя керсә, ул — симез ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Әгәр дә ана дөяне күрсәң, диелә анда, хатын булыр.

Төшеңдә билгесез дөя өстенә менеп утырсаң, сәфәр кылырсың. Төшеңдә дөядән төшсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, сырхау булырсың, авыру йогар.

Әгәр дә төшеңдә берничә дөянең бер җиргә кереп барганнарын күрсәң, ул җиргә дошман гаскәрләре керер, күп вакытта мондый төшне авырлык булуына да юрарлар, яисә гөрләвекләр ага башлау белән тәгъбир кылырлар.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН