«Ә» хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Әби

Төшеңдә әби-бабайны күрү — яшең озын булуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгъза

Төшеңдә әгъзаларыңда артык нәрсә күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә билеңнән югары әгъзаларыңда кимчелек бар дип төшеңдә күрсәң, җитешсезлек булса, ди ул, кайгыга очрарсың. Хатыннар төшләрендә үзләрен шушылай күрсәләр, аларны ирләре аерырла

Әйбер

Төштә ак әйбер — шатлык, кара әйбер — кайгы, кызыл әйбер — кыстау, яшел әйбер — озын гомер.

Әйрән

Төшеңдә әйрән күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Әтәч

Төштә әтәч күрсәң, мал һәм җаның имин булыр, рәхәтлек ирешер һәм мондый төш тагын да нигъмәткә юралыныр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төштә әтәч күрсәң, кулыңа бер кол керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Мәзин әгәр дә төшендә әтәч күрсә, яисә дингә чакыручы кеше төшендә әтәчне күрсә мәзинлеге дөрес булыр.
Төшеңдә әтәч күрсәң, дустың дингә чакыручы яисә мәзин булыр, диелә шушы ук китапта.

Гомәр сәхабәдән дип мондый риваять сөйләнелә: Ул әйткән, төшемдә мине бер әтәч чукыды, моны шулай юрадым: мине зинадан туган берәү үтерер, дидем. Аның сүзе дөрескә чыкты: Гомәр сәхабәне Әбу-Ләүләү дип аталган кяфер үтерде.

Әче әйбер ашау

Төшеңдә әче әйбер ашау — хәрәм мал кулга керүгә ишарәдер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН