“Е” һәм “З” хәрефләренә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

«Е» хәрефенә башланган төшләр

Еврей

Төшеңдә еврейны күрсәң, атаң белән бертуган карендәшеңнән мирас алырсың, яки бер-бер гөнаһка батырчылык итәрсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.

Әгәр дә төшеңдә арада еврей бар икән дип күрсәң, динең буш булыр.

Төшеңдә бер еврейның мөселманлыкка чыкканын күрсәң, бел, әҗәлең якын килгән, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә еврейны күрү—теләккә ирешү, эшләреңне башкару, гүзәллек табу һәм дошманыңны җиңү ул, диелә шушы ук китапта.

Егет

Ибне Сирин әйтер: Төшеңдә егетләрне күрсәң, дошман булыр.

Әмма төшләрне юраучы бүтәннәр, киресенчә, яхшы хәбәр ишетүгә юрарга киңәш итәләр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә егет кешенең гаурәтен, җенесен күрсәң, ризык һәм мал булу белән тәгъбир кылыныр.

Төшеңдә, белеп торырга кирәк, егет кешенең авазын ишетү картларныкын ишетүгә караганда күпкә хәерлерәктер.

Төшеңдә берәүне күрсәң, ул бәндә егет кеше буларак күренсә, бу адәм дошманың булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-
йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә сакалсыз-мыексыз егет кешене күрсәң, ул егет никадәр күркәм исә, шулкадәр хәерлерәктер.

Елан

Төштә елан күрсәң, яман хәл булыр, садака бирергә кирәк диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдәге елан — ялганчылардан бәлаләнү ул, диелә шушы ук китапның үзгә урынында.

Төштәге ак елан — мөселманнардан берәүнең дошманлыгыдыр, кара елан — кяфер дошмандыр, диелә.

Төшеңдә елан күрсәң, ул елан сиңа койрыгы белән орса, бик тә начар булыр, дошманың белән үтерешү, сугышудыр, һәлакәттер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әгәр дә төшеңдә сине елан буарга дип килсә, яисә төшеңдә буар елан күрсәң, илдә суеш, фетнә, сугышлар

Төшеңдә елан буса, тәгъбире шушылай ук булыр үзеңнең һәлакәтең шушы фетнәләрдән һәм сугышлардандыр, бик сакланырга, Аллаһы тәгаләгә сыенырга

Төшеңдә диңгездән елан чыкканын күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, мактаулы бер улың туар.

Төштә елан тотсаң, кулыңа бераз мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә елан тотсаң, әмма аны исән калдырмасаң, асрамасаң, дошманыңнан имин булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә еланны икегә чапсаң, дошманың малыннан сиңа бераз өлеш чыгар, ганимәт (трофей) малы керер, диелә

Төшеңдә әгәр дә елан белән очрашсаң, яки сугышсаң, яисә аны үтерсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, дошманыңны котыртырсың.

Төшеңдә елан итен ашасаң, файдалар ирешер.

Кара елан —дошман булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби дә ак елан — мөселман дошман булыр.

Авызыңнан яки борыныңнан, яисә колагыңнан, һәртөрле бүтән әгъзаңнан елан чыкса, залим падишаһтыр, ди ул.

Төшеңдәге елан—дошманлыгын яшерүче явыз дошмандыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Елау

Төштә елау, әгәр дә тавышсыз булса, шатлык дип юралына, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Төштә елау — шатлык ул, әмма тавыш белән елау начар, диелә шушы ук әсәрдә.

Төшеңдә еласаң, күзең нурлы булыр, диелә бу китапның кырык җиденче бүлегендә.

Елга

Төшеңдә зур елга күрсәң һәм аңа егылып төшсәң, чумсаң, әмма аннан чыгарга теләп тә чыга алмасаң, әҗәлең якын килгәндер, ди Мөхетдин бине Гарәби, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбә итәргә кирәк.

Төшеңдә елга күрсәң, ул елга шундый бер ирдер, кадере олы булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.
Әгәр дә төшеңдә кан елгасын күрсәң, ул шәһәрдә яки илдә зур сугыш булыр, дип юралына «Төхфәтел-мөлек»тә.

Елмаю

Төштә елмаю —авыруга булыр, кайгыга төшәрсең һәм сагыш кичерерсең, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.

Ермак, ерганак

Төшеңдә ермак күрсәң, хәләл мал булыр. Әгәр дә төшеңдә ермактан су чыкса, хәләл мал кулыңа керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр төшеңдә ермакта агар су булса, базар иясе, сәүдәгәр булырсың, хаҗ кылырсың.

Төштәге коры ермак шулай ук хаҗ кылуга юралыныр.

Ерткыч

Төшендә ерткыч хайванны күрүчегә саклануны киңәш итә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе» һәм, бәла булыр, дип белдерә.

Төшеңдә ерткыч хайван, сул ягыңнан килеп, узып китсә, яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төшеңдә үзеңә ерткыч хайван һөҗүм итсә, яки үзеңне ашаса, гаурәт, хатын-кыз шомлыгыннан бер бәлагә очрыйсың, кулыңнан малың китәр һәм күп кайгылар кичерерсең, яки бер зур гөнаһ эшлисең. Тәүбә кирәк, тәүбә итсәң, Аллаһы Тәгалә сине ул бәладән коткарыр, диелә шушы ук китапта.

Төшеңдә үзеңә ерткыч хайван зыян итсә, ди Мөхетдин бине Гарәби, уен сүз булыр.

Төшеңдә ерткыч хайванга очрасаң, ди ул, дошманыңнан җиңелерсең.

Әгәр дә берәүнең төшендә ерткыч хайваннар үзенә якын килсәләр, гаҗәеп нәрсәләр аның кулына керер һәм теләкләренә ирешер, галим булыр.

Ефәк

Төштә ефәк күрсәң, яхшы һәм сөенеч булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә ефәк кием күрсәң, мал һәм гыйззәт, дәүләт һәм байлык ирешер.

Төшендә бер кеше ефәк күлмәк кисә, малы күп оулыр. Әгәр дә төшеңдә ефәк тукыма күрсәң, хатының ягыннан кулына мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә ефәк күрү солтаннар, ил башлыклары, вәзирләр, министрлар, хөкемдарлар өчен — мал һәм нигъмәт, фәкыйрьләргә — дошман, дип юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә ефәктән булган нәрсәләрне һәртөрле төсләрдә дип күрсәң, бизәкле булсалар, барсы да яхшыгадыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

«З» хәрефенә башланган төшләр

Зал

Төшеңдә зал күрсәң, дәрәҗәң артыр һәм морадыңа ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Завод

Төштә завод күрү сигез терле юралыныр:

  1. Яхшы гамәл;
  2. Бала белән бәйле сөенеч;
  3. Яхшы хатын;
  4. Рәхәтлектә яшәү;
  5. Олылык һәм дәрәҗә;
  6. Шатлык һәм сөенеч;
  7. Куәт табу;
  8. Күзеңнең нуры сүнмәү.

Төшеңдә завод эчендә утырганыңны күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, нигъмәткә ирешерсең һәм кабул галим булырсың.

Зекер

Төштәге зекер, ирләрнең җенес әгъзасы, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, балага бәйле.

Төшеңдә зекереңне юк дип күрсәң, малың һәм нигъмәтең артыр, һәртөрле теләкләреңә ирешерсең. Зекерсез ирне күрсәң, шулай ук юралыныр.

Берәү төшендә зекерен кисүләрен күрсә, хатыны корсаклы булуга, балага узуга дәлилдер.

Зикер әйтү

Төшеңдә суфилар зикерен, ягъни тәкыя ясап, Аллаһы тәгаләне зурлап зикер әйтүне күрсәң, улың һәм кызың туар, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә зикер әйтсәң, Аллаһы тәгаләгә олылау һәм дан сүзләре әйтсәң, гомерең озын була.

Зилзилә

Төштә зилзилә күрү Мөхәммәд ибне Сирин әйтер, газап ул. Коръән укырга, яисә укытырга кирәк.

Төшеңдә тау өстендә зилзилә купканын, уйнаганын күрсәң, шул ил патшасыннан, ил башлыгыннан зыян ирешер диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.

Зиначы

Төшеңдә зиначыны күрсәң, дөнья куучы кеше өчен шул дөньясы булыр. Аның белән нәрсә эшләсә, өнендә дөньясына мөнәсәбәте шулай булыр.

Әгәр дә зиначыны галим яки изге кеше күрсә, гыйлем һәм фәндер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.

Зиндан

Төшеңдә олы зиндан (төрмә) күрү — гыйбрәт алу ул диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, гөнаһларыңнан гәүбә итәргә кирәк.

Үзеңне гөшеңдә зинданда аяк-кулларың бәйләнгән килеш күрсәң, дөньялыкта яшерен эшләрең ачылуга хәбәрдер.

Төштә үзеңне зинданда дип күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, шунда чукмар яки таяк белән кыйнасалар, шул сугуларының санынча кулыңа алтын керер.

Үзеңне зинданда калган хәлеңдә күрсәң, бу төшең яманлыкта калуыңа дәлилдер, ялгышырсың һәм адашырсың.

Зиннәт

Төштә зиннәт күрү — бәрәкәттер, диелә «Тәгъбирнамәи-иәнабигъ тәрҗемәсендә.

Төшеңдә зиннәт сатып алсаң, яки зиннәт кулыңа керсә, хәер һәм бәрәкәт ирешер, дошманыңны җиңәрсең.

Зиннәтче

Төшеңдә зиннәтчене күрсәң, хәер һәм бәрәкәт булыр, дошманнарыңны хурлыклы итәрсең.

Әгәр дә төштә көләч йөзле зиннәтчене күрсәң, яхшыга юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Зират

Төшеңдә зират күрсәң, ягъни каберстан төшеңә, керсә, гөнаһыңа тәүбә ит, дип киңәш итә Мөхетдин бине Гарәби.

Зәгъфран

Төшеңдә зәгъфран (шафран) күрсәң, сөенечкә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, шатланырсың, изгелек юлына кереп, кулыңа хәләл малың кайтыр, яхшы хәбәрләр ишетерсең.

Төшеңдә зәгъфран салынган ризык ашасаң, сөенерсең.

Әгәр дә төшеңдә зәгъфран күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, газиз булырсың.

Төшкә зәгъфран керсә, изгелек ул. Әмма зәгъфранны йөзеңә сөртсәң, яки тәнеңне зәгъфран белән кыздырсаң, сагыш ирешер.

Зәгыйфьләнү

Төшеңдә зәгыйфьләнү, зәгыйфь затны күрү — кайгы һәм хәсрәт ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә зәгыйфьләнгән һәм авырган пәйгамбәрне күрсәң, илдә Ислам дине зәгыйфьләнер, бозык эшләрең артуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Зәйтүн, зәйтүн агачы

Төшеңдә зәйтүн күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә төштә зәйтүн агачын күрсәң, бик тә яхшы.

Төшеңдә зәйтүн агачын күрсәң, сафлык иясе кеше белән очрашырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әмма төштәге зәйтүн агачы, шулай ук, кайгы да ул, диелә шушы ук китапта.

Әгәр дә төшеңдә бер кеше сараенда яки бакчасында зәйтүн агачлары беткән дип күрсә, ул кешенең улы туар, шул улы аңа бик күп изгелекләр эшләр, хәер һәм кирамәт иясе булыр.

Төшеңдәге зәйтүн җимеше,— диелә «Тәгъбирнамәи-иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә,— хатындыр, малдыр һәм хәердер.

Төшкә зәйтүн агачы керсә, диелә шушы ук китапта, файдалы ир булыр. Җимешләре — сагыш һәм көенеч, мае — хәер һәм бәрәкәттер.

Зәкәт

Төшеңдә зәкәт (зәкят) тапшыру, зәкәт бирү — өнеңдә. Кәгъбәгә бару, хаҗ кылу буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Зәмзәм

Төшеңдә Зәмзәм суын эчсәң, Кыямәт көнендә сусыз- лыктан имин булырсың, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.

Зәмрәд (изумруд)

Төшеңдә зәмрәд (изумруд) күрсәң, диндарлыгың һәм дәүләтең артуга булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Зөбәрҗәт

Төшеңдә зөбәрҗәт күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, зур әдипләрдән яхшылыклар ирешер, динең саф һәм дөрес булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төшеңдә тишекле зөбәрҗәт күрсәң, йөремсәк һәм бозык хатын дип юралыныр, аннан һәм кешеләрдән явыз сүзләр ишетерсең.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН