«Ө» хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Өй

Кем дә кем төшендә үзен өендә күрсә, ул өе олы кебек күренсә, мәртәбәсе артуга булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әгәр дә төшеңдә өеңдә төтен булса, яисә өйдән төтен чыкса, шул өйдә кайгы һәм хәсрәт булыр.

Төшеңдә өй алдын күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә үзеңне яңа өйдә күрсәң, эшләрең җиңел барырлар һәм нигъмәт-дәүләтең күп булыр.

Төшеңдә өең ишелсә, кайгы килер.

Төштә өй салсаң, дәрәҗәң артуга юралыныр.

Төшеңә өеңә кайтуың керсә, сәфәргә чыгарсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Әгәр дә төшеңдә өең мәчеткә әверелсә, яхшылык булыр һәм мөселманнарны яхшылыкка өндәрсең.

Төшеңдә өең янганын күрсәң, куштан булырсың.

Төштә өең ишелсә һәм тузаны күтәрелсә, мирас алырсың.

Ибне Сирин әйтер: Төштә өй күрү — маллы хатын алу ул. Әгәр дә хатын-кыз төшендә өй күрсә, маллы иргә барыр, ир баласы тууга өмете бар икән, угылы туар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшендә берәү үзенең өен киң дип күрсә, олы мәртәбәгә ирешер, ялгыз икән, хатын алыр, яисә иргә барыр.

Төштәге яңа өй — мал һәм хәлеңнең яхшылыгыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Өйләнү

Төшеңдә өйләнгәнеңне күрсәң, өнеңдә сату итәрсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Өрлек

Төшеңдәге өрлек (борыс) ишеләр — юмарт ирдер, яисә яхшы хезмәтчедер. Холкы авыр булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Әгәр дә кулыңда өрлек күтәрсәң, авыр хезмәт буларак юралыныр.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН