Ябалак
Кем дә кем төшендә ябалак очканын күрсә, кайгыдан котылыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әмма төштә ябалак күрсәң, угры-карак булыр, диелә шул ук китапта, анда хәер юктыр.
Яз көне
Төшеңдә яз көнен күрү—ерактагы карендәшеңнең кунакка килүе буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Язу (язма)
Төшеңдә язма (бетек) күрсәң, ачык булса, кайгыдан котылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә намә, ягъни язулы дәфтәр, яисә хат күрсәң, яхшы эшкә башлау һәм изгелек белән эшеңне тотуга булыр.
Төшеңдә каләм белән язу язсаң, югалганың үзеңә кире кайтыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә кәгазьгә язу язсаң, дусларың һәм халык арасында инкарь ирешер, читкә кагылугадыр.
Төшеңдә бер кәгазьгә язу язуны мирас алу буларак та юрарлар.
Төштә күлмәгеңә язу язсаң, Коръәнгә тотынырсың.
Язу карасы
Үзеңә язу карасы түгелгәнен төшеңдә күрсәң, зыянга юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә язучы булсаң, үзеңә язу карасы түгелсә, кулыңа ризык көч белән керүгә булыр.
Яшеллек
Төшеңдә яшеллек күрсәң, тирәлегең рәхәт һәм дә малың күп булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге яшел, яшеллек кебек нәрсәләр, шулай ук яшел яшелчәләр — Исламдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Яшелчә
Әгәр дә табигатьтә яшелчә вакыты булып, төшеңдә дә яшелчә күрсәң, сөенечкә булыр, кышын яшелчә күрсәң, суыкка юралыныр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә яшелчә күрсәң, мактау иясе балаларың күп булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әмма шушы ук китапның бүтән бүлегендә: Бакча яшелчәләрен, бүтәннәрен, яшел борчагын төшеңдә күрсәң, явыз ирләр буларак юралыныр, диелә.
Яшен
Төшеңдә күк йөзендә еракта яшен ялтыраганын, яшен яктылыгын күрсәң, олы мәртәбә булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Төшеңдә яшен яшьнәп, күк күкрәгәнен күрсәң, ул мәмләкәтнең падишасының кол кызлары күп булыр, диелә шул ук китапта.
Төшеңдә караңгылыкта яшен яшьнәсә, күк күкрәп, каты җил исеп, каты яңгыр яуса, боларны бердәй-бергә күрсәң, бу куркынычлар зур фаҗига булачагын хәбәр итәр, бәлаләр килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Яшьләнү (күз)
Төшеңдә күзләреңнән яшьләр акканын күрсәң, шатлык ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә күз яшеңнең йөзең буйлап акканын күрсәң, әмма еламасаң, нәсел-карендәшләрең тарафыннан шелтә булыр, шелтәләүченең сүзе күңелеңә үтәр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Әгәр төшеңдә ике күзеңнән яшь йөгерсә, кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә күз яшең йөзеңә, битең өстенә акса, күңелең нечкәреп хушланыр.
Әгәр төшеңдә күз яшең салкынлык белән акса, шатланырсың, гөнаһларың гафу кылыныр, әмма эссе-кайнар күз яше—кайгыдыр.
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ (Гог-Магог)
Төшеңдә Яэҗүҗ-Мәэҗүҗне күрсәң, угылларың күп булыр, әмма алардан файда күрмәссең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Яңак
Төштә яңак күрү — хәердер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә яңагыңда артыклык, кабару, шеш кебек нәрсәләр күрсәң, моңа ачуың килсә, шатлыгың артуга юралыныр. Әгәр дә кимлек, ябыгулык күрсәң, шатлыгың кимүгә булыр.
Яңгыр
Төшеңдә йомшак җил исеп, аның артыннан йомшак һәм рәхәт булып яңгыр яуганын күрсәң, изгелек һәм яхшылык, бәхетле тормыш, сөенеч һәм барча афәтләрдән иминлек ирешүгә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Әмма әгәр дә усал җил исеп, яңгырсыз булса, яманлыкка дәлил ителер.
Төшеңдә яңгыр яуганын күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, дип белдерә Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге яңгыр — рәхмәттер, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында, әгәр дә ул яңгыр күп урыннарда булса. Инде дә махсус бер урында гына яуса, авырлыктыр.
Яһүди
Төшеңдә бер яһүди белән җомаг, ягъни җенси якынлык кылсаң, барча теләк-омтылышларыңа ирешерсең. Төшеңдә әгәр дә бер-бер кеше яһүдинең, килеп, мөселман булганын күрсә, белсен, әҗәле якын килгәндер, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Яһүдине төштә күрү — теләккә ирешү, эшләрең башкарылу, яхшылык табу, дошманнарыңны җиңү буларак та юралыныр.
Төшеңдә яһүдине күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә, атаң белән бертуган карендәшләреңнән мирас алырсың, яисә берәр гөнаһка батырчылык итәрсең.
Төштә яһүди булуыңны күрсәң, диелә шушы ук китапта, динеңдә буш булырсың.
Яманлык
Төшеңдә яманлык, яман нәрсәләр күрсәң, начарга булыр, сакланырга кирәк, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»ндә.
Ямьләнү
Төштәге ямьләнү, ямьлелек — шатлыккадыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Ямьсезлек
Төштә ямьсезлек — кайгы һәм хәсрәттер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Яндыру
Төшеңдә ут яндырсаң, кулыңа мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Кулыңда ут яндырсаң, малың күп булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә ут, шәм, лампа, лапмочка, факел, фонарь яндырсаң, куркудан имин булырсың, диелә шушы ук китапта.
Япма
Төштәге япмалар — хезмәтчеләр ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Яралану
Төшеңдә яралану — яралаучы булудан хәерлерәк, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Ярканат
Төштәге ярканат — бер габид, дин иясе, изге кешедер, диелә «Тәгъбирнамәи — йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Шул ук вакытта аның бер төрлеләре бозым иясе дип тә юралыныр, яисә хата эшләүчедер, яки каләм иясе булыр, әмма динсездер.
Төшеңдә ярминкә күрү — кайгы булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Ясмин
Төштәге ясмин үләне — шатлык һәм сөенечтер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Ясмык
Төштә ясмык күрсәң, хәләл мал булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Ястык
Төшеңдә ястык күрү — хатын-кыз белән күңел хушлыгы табуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге ястыклар — хезмәтчеләр ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Ятак
Төшеңдә ятак күрү — хатын-кыз белән рәхәтлек, күңел хушлыгы табу булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Яулык
Төшеңдә берәү яулык бәйләсә, кияүгә чыгар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге яулыклар — хезмәтчеләр ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
(Бөркәнчеккә бирелгән аңлатмаларны карагыз.)
Яфрак
Төштә яфрак, агач яфрагын күрү — бәхетле хәләл мал булуга дәлил ителер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә агач яфрагы—файдага, диелә шул ук китапның егерме беренче бүлегендә.
Төшеңдә яфрак ашаганыңны күрсәң, һәрвакыт гыйззәт һәм хөрмәт, дәүләт булыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә
Язучы
Төшеңдә язучыны күрсәң, галимлек, гыйлем-вилаять һәм баладыр, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төшендә үзеңне язучы икәнсең дип күрсәң, сагыштыр һәм дә тәкәббер кеше белән дуслык тотарсың.
Язучы кеше төшендә үзен надан дип күрсә, хәйләдән китәр һәм тәүбә итәр.
Ялан
Төшеңдә ялан-кыр күрсәң, бәхетсезлектән котылып, гөнаһтан кайту ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Яланаяк
Төшеңдә үзеңне яланаяк дип күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Ялангач
Төшеңдә үзеңне ялангач итеп күрсәң, әгәр динле һәм иманлы булсаң, кайгыдан котылырсың, файда булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Әгәр дә бозык-денсез икәнсең, халык эчендә рисвай булмас өчен тәүбә кылырга кирәк.
Ялгызлык
Төшеңдә үзеңне ялгызлыкта, яисә үзеңне ялгызың бер җирдә күрсәң, сагышлы һәм оятлы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә ялгыз булган урыныңнан чыксаң, бәлаләрдән имин булырсың.
Ялгышу
Төшеңдә юл ялгышканыңны күрсәң, сагышта һәм оятта булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә ялгышкан юлыңнан кире кайтып, дөрес юлны тапсаң, бәлаләрдән имин булырсың.
Төшеңдә ялгышлык күрсәң, ялгышу күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, бер галим хатындыр, файда бирер.
Төшендә кем дә кем ялынса, яисә үзен ялынучы итеп күрсә, ярамас сүзне йөзенә бәреп әйтүгә булыр, әмма хәерле сүзләрне сөйләрләр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Яктылык
Төшеңдә һава йөзендә еракта яктылык-ялтырау күрсәң, өнеңдә олы мәртәбәгә ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә караңгылыктан яктылыкка чыксаң, кайгыдан котылырсың һәм дәрәҗәле кешеләргә якын булырсың, якыннарыңнан файда күрерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә яктылык күрсәң, динең куәтләнер, барча эшләрең өстенгә чыгар.
Төштә яктылык күрү — мөселманлык, тугрылык, дөрес юл булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Караңгылыктан яктылыкка чыгуны азгынлыктан, бәла- кайгыдан котылу буларак кына түгел, бурычларыңнан да азат ителенүгә юрарлар.
Якут
Төшеңдә тишекле якут күрсәң, хатын-кыз һәм халык булыр, шулай ук хәләл мал, әдәп-дин ирешүгә булыр.
Әгәр тишексез якут икән, бу төшне күрүченең улы туар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә ялтыраган якут күрсәң, өйләнерсең һәм баерсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә якут күрү — шатлык һәм уен-көлкедер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Ялан җир
Әгәр дә төшеңдә ялан җир күрсәң, бәхетсезлектән котылырсың.
Төшеңдә үзеңнең ялан җирдә ант иткәнеңне күрсәң, эшләреңдә хыянәт итәрсең.
Ялгыз кеше
Төшеңдә ялгыз кешене, өйләнмәгән, яисә кияүдә булмаган бер-бер кешене күрсәң, хатын алуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР
Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).
Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.
Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.