“Л” һәм “М” хәрефләренә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Л

Ләгән

Төшеңдә ләгән күрсәң, өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Ләйсән яңгыр

Әгәр дә төшеңдә ләйсән яңгыр яуганын күрсәң, иминлек, шатлык-сөенеч һәм мал-нигъмәт ирешер.

Ләкләк

Төшеңдә ләкләк күрсәң, зәхмәт тияр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Ләхет

Ләхеткә мәет куйганыңны күрсәң, йорт төзерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төштә ләхет күрү —гыйбрәт, ләхеткә яту-һәлакәт, ләхеттән чыгу — кайгылардан котылу ул, диелә.

Ләүхә Мәхфуз, Язмышлар Тактасы

Төшеңдә Ләүхә Мәхфүз, ягъни Язмышлар Тактасын күрсәң, Аллаһы тәгалә гыйлемен өйрәнеп, галим буласың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

М

Май

Бер кеше төшендә сары май күрсә, тугрылыкка таныклык биргән дошманы үзенә җиңелер һәм хәләл мал кулына имгәксез керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әмма «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә болаи диелә: Төшеңдә сары май күрсәң, зәхмәт ирешер.

Бер кеше үзенең башына, яисә бүтәннең башына май түккәннәрен төшендә күрсә, яхшы сүз ишетеп сөенер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә башыңны майласаң, зиннәт булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр маең йөзеңә акса, кайгы ирешер.

Төштә зәйтүн маен күрсәң, хәер-бәрәкәт булыр.

Әгәр дә төшеңдә яхшы рәвешле буяну-ясану маен күрсәң, магур буйлы хатын алырсың, яки очратырсың.

Әгәр дә төшеңдә бозык һәм шакшы май күрсәң, бу май ясану-бизәнү мае булса, юан, симез хатын алырсың, әмма ул хатын бозык булыр.

Төштә миндаль, ягъни бадәм маен күрсәң, яхшы хатын алуга булыр.

Төштәге татлы май — илгә, бәхеткә дәлил ул.

Ризык эчендәге майны күрсәң, яхшыга юралыныр.

Төштәге ачыган май — кайгы һәм хәсрәт хәбәре ул.

Төштәге миндаль мае, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, карендәшләрең белән очрашуга дәлил ул, әмма ахырда алардан зыян ирешер.

Төшгә май күрсәң, диелә шушы ук китапта, кулыңа хәләл мал керер.

Маймыл

Төштә маймыл күрү — изге-диндар кешеләр белән утыру ул.

Төшеңдә маймылга менсәң, дошманыңа җиңү булыр.

Төшеңдә маймыл бирсәләр, дошманнарың һаман да пәйда булып торырлар.

Төшеңдә маймылга менсәң, дөньялыкка иярерсең һәм динеңнән чыгарсың.

Төшеңдә маймыл белән сугышсаң, дошманнарың белән сугышырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштәге маймыл — мәлгунь дошмандыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә маймылны күрсәң, бер ирдер, акылы аз булыр, үзе озын булыр, һәлакәткә салыр, аның белән дуслыгың аркасында кешеләрнең хөрмәт күзеннән төшеп калырсың.

Мал-туар

Әгәр дә төшеңдә мал-туар алсаң, сатып алган әйберең хәләл булуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә мал-туар күрү акча кулга керү буларак та юралына.

Төшеңдә бер кешенең малын алып, аңа кире биргәнеңне күрсәң, кылган гамәлләрең өчен тәүбә итәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Малай

Төшеңә чибәр малай керсә, фәрештәнең тәгъбире кебек юралыныр. Әгәр дә төшеңдә ямьсез малайны күрсәң, кайгы ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә үзеңнең яныңда бер малайның барлыгын күрсәң, кайгыдан азат булырсың.

Әгәр дә бер сәүдәгәрнең төшенә малай керсә, сөенер, кыз дип күрсә, начарга булыр.

Мамык

Төшеңдә мамык тукыма күрсәң, хатының ягыннан кулыңа мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Солтан, ил башлыгы, вәзир, министр ишеләр төшләрендә мамык күрсәләр, мал һәм нигъмәт буларак юралыныр, фәкыйрьләргә исә — дошмандыр.

Төштә мамык күрү — хәләл мал ул, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.

Манара

Төштәге манара — солтан, ил башы һәм рәис кебекләр ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төшеңдә манара харап булса, Аллаһы тәгалә саклый күрсен, динеңә зыян ирешер, яисә ул шәһәрнең башлыгы, бәге үләр.

Төшеңдә манара ауганын күрсәң, үзең яшәгән урындагы башлыкка, яисә дәрәҗә иясе мөхтәрәм кешеләренә һәлакәт ирешә, халыкның дине зәгыйфьләнә, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә манарага чыксаң, мөселман булсаң, рәхәтлек, мәртәбә һәм олылык ирешер, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.

Ислам динендә булмасаң, халык эчендә рисвайлык ирешер, оятлы булырсың.

Төштә манара төзү — манарага менү кебек үк юралыныр.

Төштәге манара—бер ир ул, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, адәмнәр арасында пәйда булып, аларны изгелеккә дәгъва кылыр.

Әгәр дә төшеңдә манара ауса, диелә шушы ук китапта, шушы изгелеккә дәгъва кылучы ир үләр, яисә эзсез югалыр, һичкемгә белдерми китеп барыр.

Мастерской, дүкән

Төшеңдә мастерской, ягъни дүкән күрсәң, нигъмәт ирешерлек кабул галим булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Дүкән-мастерскойны төштә күрү — яхшы ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Матбугат

Төшеңдә китап бастыру урынын, матбугатны күрсәң, хатын алырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Матча

Төшеңдә матча төшсә, йортның иясенә юралыныр, ул үләр, яки бәлагә очрар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә матчаны күрү—дәрәҗәле ир ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә матча төшсә, шул дәрәҗәле ирнең хәвефе булыр.

Төшеңдә матчаның балчыкка буялганын күрү — куркудан соң кулыңа мал керү дип юралыныр.

Төшеңдә матча сынса, шул йортның өлкән кешесе үләр.

Маңгай

Төшеңдә ир кешенең маңгаен күрү—дәүләттер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигь»та.

Төшеңдә тараючы маңгайны күрсәң, әгәр дә маңгай кимесә, дәүләтең дә кимер. Маңгаең артса, дәүләтең артыр, әмер һәм фәрманнарыңны йөртүче булырсың.

Маңка сеңгерү

Төшеңдә борын сеңгерсәң, маңка күрсәң, бала булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Әгәр дә төшеңдә кулың белән борын сеңгергәнеңне күрсәң, бер кыз балаң булыр һәм үзеңнән соң да калыр, ягъни ул кызыңның гомере озындыр, яисә үзең үлгәндә дә әле кияүгә чыкмаган булыр.

Әгәр маңкаңны төшеңдә хатыныңа сеңгерсәң, хатының ир бала төшерер.

Төштә бер кешенең өендә маңка сеңгерсәң, ул өйдән кыз алырсың. Әгәр дә бу өйдә кыз булмаса, ул йорт хуҗасына хыянәт кылырсың, ягъни ул өйдәге ирнең хатыны белән зиналанырсың.

Әгәр дә хатын төшендә иренә сеңгерсә, бер ир бала тудырыр.

Мендәр

Төшеңдәге мендәрләр — хезмәтчеләреңдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та. Алар белән ни булыр, хезмәтчеләргә шул төшәр.

Менү, берәр кая менү, берәр тауга менү

Төшеңдә тар җиргә менгәнеңне күрсәң, матурлык иясе чибәр хатын алырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төштә кайда гына менсәң дә — дәрәҗәдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Мизан, үлчәү

Кыямәт көне мизанын, ягъни Гамәл дәфтәрләре үлчәнә торган үлчәүне күрү — сөннәттер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Миләш

Төшеңдә миләш агачын күрсәң, бераз кулыңа җыйсаң, ачы табигатьле кешедән кулыңа мал керер.

Әгәр дә төшеңдә миләш ашасаң, кайгы һәм сагыш булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Миндаль

Төштә миндаль агачы күрсәң, иленнән-карендәшләреннән аерылган бер кеше булыр, үзгә мал кулына керер, яхшы адәмнәр белән очрашыр, күркәм рәвешле һәм файдалы гыйлем табар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төшеңдә миндаль маен күрсәң, яхшы хатынга очрарсың һәм аңа өйләнерсең.

Әмма «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә: миндаль маен төшеңдә күрсәң, агай-энеләреңнән аерылган булсаң, алар янына исән-имин кайтырсың, әмма ахырда үзләреннән дошманлык күрерсең, диелә.

Михраб (мәчетнең алгы өлеше)

Төшеңдә михраб күрсәң, яки дин башлыгы, яисә имам булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Михрабта намаз укыганыңны төшеңдә күрсәң, бәхеткә ирешерсең.

Төшеңдә михрабка кече йомышыңны үтәсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, балаң туар.

Төштә михрабка арка куеп утыру, артың белән утыру барча афәтләрдән имин булуыңа һәм теләкләреңә ирешүеңә юралыныр.

Мич

Төшеңдә мич күрсәң, йортыңда һәм хезмәт урыныңда кешеләрнең артуы өчен дәүләт ирешер, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.

Әгәр дә төшеңдә мичтә учак күрсәң, син үзең иң бөек кешеләрнең берсе булырсың.

Әгәр дә төштә мич күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, сарайда, тәхет каршысында дәрәҗәле кешеләрдән булырсың.

Әгәр дә мичтә, яисә танурда, ягъни мич кебек итеп ясалган чүлмәктә икмәк пешерсәң, тормышыңда тарлык булыр.

Төшеңдә мичеңне егылган, яисә җимерелгән дип күрсәң, бер бәлагә очрарсың.

Әгәр дә мичеңдә икмәк пешереп ашасаң, ризык капкалары ачылыр.

Төштә мич күрү асылда сигез төрле юралыныр:

  1. Яхшы гамәл кылырсың;
  2. Балаң булыр;
  3. Яхшы хатын алырсың;
  4. Яхшы тормыш корырсың;
  5. Олылык ирешер;
  6. Шатлык һәм сөенеч килер;
  7. Куәтең артыр;
  8. Күзеңнең нуры сүнмәс.

Төшеңдә мич күргәндә шушыларның берсе булырлыгын тәҗрибә иткәнсең икән, мичне ничек күрүеңә карап, язмышың да шуңа нисбәттә юралыныр.

Моң-зар, моңлану

Төшеңдә моңлансаң, моңлану, моң-зар күрсәң, ул урында ялганчылык төшәр һәм сөеклеңне аерырсың, чөнки моң-зар ору, каһкаһә көлү кебек үк — кайгыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Муен

Әгәр дә төшеңдә бер-бер сарыкның муены сынганын, яисә муенын сындырганыңны күрсәң, дәрвиш һәм динле кешеләргә зыяның тияр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә муеныңда чылбыр күрсәң, вәхшилек, яисә яман эшкә катнашың булыр.

Әгәр дә төшеңдә муеныңда чылбыр күреп тә, шул чылбырдан азат булсаң, бик яхшыдыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә муен күрү — әманәт ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, һәм шулай ук әманәт урыны буларак та юралыныр.

Төшеңдә муеныңның зәгыйфьлеге — әманәт һәм диннән гаҗизлектер.

Мулла

Төшеңдә әгәр дә хөтбә укучы мулланы күрсәң, бер хәерле эш башкарырсың, шушы гамәлеңне Аллаһы тәгалә кабул итәр, гөнаһларыңнан арынырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Мунча

Төштә мунча — яхшыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Әмма төшеңдә мунчага керсәң, кайгылы булырсың, шулай да ул кайгың тиз узар һәм дә бу кайгың хатыннардан булыр.

Әгәр дә кайгылы кеше төшендә мунчага кергәнлеген күрсә, кайгысыннан котылыр, кайгыдан чыгар.

Төшеңдә мунчада эссе су белән коенсаң, сагыш булыр. Әмма бер хәбәрдә: хатының тарафыннан изгелектер, диелгән.

Әгәр төшеңдә салкын су белән мунчада коенсаң, бик күп мал казанырсың һәм бер зур эшкә ирешерсең.

Төшеңдә мунчага керсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, хагын-кыз затыннан үзеңә бер кайгы ирешер.

Төшеңдә үзеңне мунча эчендә күрсәң, кайгыга очрарсың.

Әгәр дә мунчада суын бик тә кайнар дип күрсәң, эшләрең җиңүле булыр, әмма серләре ачылыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә әгәр мунчада госел коенсаң, бурычларыңнан котылырсың.

Төштә мунча күрү, шулай ук, яхшы гамәл кылу, балаң булу, яхшы хатын алу, яхшы тормыш кору, шатлык, куәт, күзеңнең даим нурлы торуына бәйле рәвештә дә юралыныр.

Әмма мунчада госел коенуны «Төхфәтел-мөлек» китабында сагыш һәм кайгы килү белән юрарга кирәклеге белдерелә.

Төшеңдә мунчага керсәң, диелә шушы ук китапта, бурычка керерсең.

Әгәр дә мунчада сөртенгәнеңне күрсәң, яисә кырынсаң, бераз төгең калса, бурычыңның азын үтәрсең.

Бер кеше төшендә үзенең мунчада Коръән укыганын күрсә, яисә хикәя кебек нәрсә укыса, ул кеше бозык эшләр белән мәшһүр булуы сәбәпле бу төшне күрер, Аллаһы тәгалә аңа шушы төшне йокысында биреп, бар нәрсәләрне дә белеп торуын белдерер, диелә «Тәгьбирнамәи-йәнабигъ»та.

Төштәге мунча — сагыш һәм рәнҗү ул, диелә шушы ук китапта.

Әгәр дә төшеңдә мунча ләүкәсендә намаз укысаң, хатының белән пәҗәбазлык, ягъни күтләклек (гөнаһ) кылырсың.

Мускат, мөшкәт

Төшеңдә мускат, ягъни мөшкәт күрсәң, яхшы хәбәр ишетерсең, гыйлем мәҗлесендә катнашып, күңелең сафланыр һәм иманың ныклык табар, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә мускат сатып алсаң, әгәр дә ялгыз икәнсең, өйләнерсең, галим булсаң, максатыңа ирешерсең, халыкны кулыңда тотарсың, байлык җыярсың һәм яхшы хәбәрдән сөенерсең.

Мыек

Әгәр дә төшеңдә мыек күрсәң, яхшы кыз һәм хезмәтче алырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Үзеңне төшеңдә мыексыз күрсәң, анаңнан мирас алырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә мыегың озын булып күренсә, сөннәт өчен мәкруһ, киңәш ителми торган гамәл кылырсың.

Әгәр дә төшеңдә мыек күрсәң һәм аны киссәң, изгелек һәм изге гамәл булыр.

Мылтык

Төшеңдә мылтык күрсәң, файда ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә мылтык күрү — яхшы хәбәр булуга, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә мылтык күрсәң, улың туар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә мылтык белән уйнасаң, атсаң, солтанлык, дәрәҗә булыр.

Әгәр шунда мылтыгың ватылса, хафага төшәрсең һәм сүз ишетерсең.

Мәгарә

Төшеңдә мәгарә — тау тишеге күрсәң, дәрәҗәң артып, мөрадыңа ирешүче булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Мәдрәсә, мәктәп, уку йорты

Әгәр дә төшеңдә мәдрәсә, мәктәп, уку йорты күрсәң, гыйззәт һәм хөрмәт ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Мәет

Төшеңдә өйдә мәет күрсәң, теләгеңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә үзеңне мәетләр белән киткәндә күрсәң, яки мәетләр белән булуыңны күрсәң, яисә мәетләр белән йөргәнеңне күрсәң, әҗәлең якын килер.

Билгеле бер мәет өчен төшеңдә кабер казысаң, зәхмәткә очрарсың.

Төшеңдә мәеткә берәр нәрсә бирсәң, яисә мәет үзеңә берәр нәрсә бирсә, халык арасында мал артыр, очсызлык ирешер.

Төшеңдә үзеңнән мәетең качса, югалса, гомерең озын булыр.

Төштә мәет еласа, ул мәет иман белән киткән булыр, рәхәткә һәм нигъмәткә ирешер.

Әгәр төшеңдә мәет көлсә, яхшыга юралыныр.

Төштә үзеңне мәет итеп, үлгән итеп күрсәң, гомерең озын булыр.

Төшеңдә үзеңне үлеп терелгән дип күрсәң, өметең хасил булыр.

Мәзин

Төшеңдә мәзинне (мөәззинне) күрсәң, әгәр дә иман һәм намус иясе икәнсең, мал һәм рәхәтлек ирешер. Бозык кеше булсаң, зәхмәт, зиндан һәм бәлаләр килер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә мәзинне күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, малың артыр һәм мәшһүр булырсың.

Мәрвәрид, энҗе ташы

Төшеңдә мәрвәрид ташын күрсәң, кыз балаң туар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Мәрсин агачы (мирт, миртовое дерево)

Төшеңдә мәрсин агачын күрсәң һәм аның җимешен ашасаң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә табигатьтә җитлегү вакытында төшеңдә мәрсин агачының җимешләре ак булып асылынып торсалар, бай булырсың, әгәр вакытсыз шушы төш керсә, тарткалашуга юралыныр.

Мәрҗән

Төшеңдә мәрҗән күрсәң, мал булыр, кулыңа бик күп керер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә мәрҗән белән ахак йөзләнмәк булса, ягъни бергә тезелгән, беркетелгән булып күренсә, бер мөбарәк, бәхет китерүче нәрсәне милкең итәрсең һәм аның белән нигъмәтеңнең артуы башланыр.

Төшеңдә тишекле мәрҗән күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, хатын-кыз заты буларак тәгъбир кылыныр, хатын алырсың һәм хәләл мал, әдәп, күркәм дин иясе булырсың.

Әгәр төштә тишексез мәрҗән күрсәң, улың тууга дәлилдер.

Төшеңдә мәрҗән күрсәң, ди Мөхетдин бине ата-анаң вафат булып, байлыгы үзеңә калыр.

Матәм

Төшеңдә матәм күрсәң, яхшы хәбәр ирешүгә юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштәге мәче — адәмнәрне саклаучы хезмәтчедер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә мәченең бер-бер нәрсәсен тапсаң, яисә бер нәрсәнең түләнүенә шаһит булырсың, яки бер карак, угры углан белән бәлагә очрарсың.

Мәһәр (калым)

Төшеңдә мәһәргә, ягъни калымга шар, шарик кебек нәрсәләр бирсәң, яхшы хәлдәге кызны, яисә гаурәтне хатынлыкка алырсың.

Мөгез

Төшеңдә мөгез белән тәнеңнән кан суыртсалар, бәхет-шатлыкка ирешерсең, максатларыңа җитәрсең, хатын алып куанырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әгәр дә төшеңдә мөгезе белән сыер үзеңне сөзсә, бер- бер гамәлең аркасында үзеңә зур бәлаләр килер.

Төшеңдә мөгезле сыер күрсәң, ул сиңа зыян салмаса, яхшыгадыр.

Әгәр дә төшеңдә бик күп мөгезле сыерлар күрсәң, чиксез хәерләр һәм бәрәкәтләр ирешер.

Төшеңдә кан алдыру өчен кулланыла торган мөгезне күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, әманәтең хуҗасына ирешкән булыр һәм дә барча хәвефләрдән имин кылынырсың.

Әгәр дә кан алдыру мөгезе бабай кулында оулса, кан алучы бабай булса, бик тә яхшыга юралыныр, инде дә ул мөгезне кулына бер-бер егет кеше тоткан исә, газиз кылынырсың.

Мөнбәр (мәчеттә басып вәгазь сөйли торган биек урын, баскыч)

Бер кеше төшендә мөнбәр күрсә, солтан, яисә ил башы булыр, ә халкы — мөселманнардыр.

Әгәр дә үзеңне мөнбәрдә изге сүзләр сөйләүче итеп күрсәң, яхшылыклар табып, шөһрәткә ирешерсең. Әмма изге сүзләр сөйләмәсә, хөтбә дә укымаса һәм мөнбәргә менәрлек кеше дә булмаса, шушы төшне күрсә, файда табар.

Иман иясе кеше төшендә мөнбәргә менгәнен күрсә, ди Мөхетдин бине Гарәби, ягъни ул мөнбәргә чыкса, ил башы каршында сөекле булыр, әгәр дә имансыз кеше шушы төшне күрсә, үзенә зарары тиярлек сүзләр сөйләр.

Төшеңдә мөнбәр күрсәң, ди ул, дәрәҗә иясе булырсың һәм теләгеңә ирешерсең.

Төшеңдә мөнбәргә чыксаң, диелә «Төхфәтел-мөлек»нең сигезенче бүлегендә, мөселман икәнсең, яхшылык, рәхәтлек һәм олылык ирешер. Әгәр дә мөселман булмасаң, халык эчендә рисвай кылынырсың.

Төштәге мөнбәр — солтан, ил башы һәм дин рәисе ул.

Төшеңдә мөнбәр төзесәң, мөнбәргә менү кебек тәгъбир кылыныр.

Мөселман

Әгәр дә төшеңдә үзеңне әле яңа гына мөселман булдым дип күрсәң, кайгыга чумарсың, диелә «Төхфәтел-
Төшеңдә урыс яки яһүднең мөселманлыкка күчкәнен күрсәң, белеп тор, әҗәлең якын килгәндер.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН