«Ү» хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Үлчәү

Төшеңдә үлчәү күрсәң, әгәр дә ул дөрес үлчәсә, ул шәһәрнең судьясы һәм казые законны бозмыйча, шәригатьчә хөкем йөртүчедер. Әмма ул үлчәүне ялгышучы дип күрсәң, ул шәһәрнең казый-судьясы да законга хилафлы карарлар чыгарыр һәм мәкерле булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә алдакчыларны үлчәүдә дөрес үлчиләр икән дип күрсәң, казый һәм судья төрмәдәге кешене үлемгә хөкем итәрләр.
Төшеңдә ике ягы да тигез итеп тартылган үлчәү күрсәң, бу шәһәр башлыгы гаделлек белән хөкем йөртер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә үлчәүнең ватылганын күрсәң, судья-казыйнын вафат булуынадыр. Әгәр дә үлчәүнең бер тәлинкәсе ватылганын төшеңдә күрсәң, казый — шәригатьтән, судья — кануннан аерылыр, законны бозарлар, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә үлчәү куелганын күрсәң, ди ул, гаделлек эшләрсең.

Үлән

Төштәге яшел үләннәр — күп малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә үләнлек, яки үлән күрсәң, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә, файдалы мал кулыңа керүгә юралыныр.

Төшеңдә хуш исле аш тәмләткеч үләннәрне җыйсаң, шатлыкка булыр һәм кулыңа хәләл мал керер, яхшы хәбәрләр ишетеп сөенерсең.

Төшеңдә һәртөрле үләннәр күрсәң, шатланырсың, дошманнарың игътибарларын югалтырлар, теләгеңә ирешерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә бер җирдә үләннәр бетеп, сулар агар дип күрсәң, иманыңны һәм ышанычыңны югалтырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә яшел үлән күрсәң, ди ул, тирәлегең рәхәт һәм малың күп булыр.

Үрдәк

Төшеңдә үрдәк күрсәң, олылык булыр, диелә «Тәхфәтел-молек» китабында.

Әгәр бер үрдәк кулыңа керсә, бер сөяркәгә хуҗа булырсың. Кулыңнан үрдәкне очыртсаң, хатыныңа талак кылырсың, хатыныңны аерырсың.

Үрмәкүч

Төшеңдә үрмәкүч күрсәң, дин иясе, иманлы бәндә булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә үрмәкүч тотсаң, яки кулыңда үрмәкүч йөргәнен күрсәң, дин иясе булырсың һәм үзеңне халык яратыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Әгәр дә төшеңдә үрмәкүч килгәнен күрсәң, өеңә керде дип белсәң, бер изге яхшы кеше, яисә күркәм, динле хатын өеңә керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Үтереш

Төшеңдә берәр хатынны, яисә кызны үтерсәң, бер кызның кызлыгын алырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә кеше үтерсәң, дошманнарыңнан җиңелерсең, башыңны кисәрләр, яисә бер олы кешедән аерылырсың.

Төшеңдә кәҗә кебек малны үтерсәң, явыз кешеләр үзеңнән өстен чыгарлар.

Үткер тешләр

Төшеңдә үткер (үткен) тешләр күрсәң, хатыныңнан аерылу ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Үлем

Төшеңдә үлемең качса, гомерең озын булуга дәлилдер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштәге үлем — үкенечтер, зур гөнаһлардан тәүбәдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә үлемнең каршыңа килүен күрсәң, тәүбә кылыр вакытың җиткәндер, үлемең чыннан да якындыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Үбү, үбешү

Әгәр дә төшеңдә бер-бер хатынны үпкәнеңне күрсәң, егет кеше икәнсең, якын дустың белән күрешүгә юралыныр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә үзеңне бер кеше үпсә, дошманнарыңнан җиңелерсең, хатын-кыз үпсә, хаҗәтләрең, артыр, диелә «Төх- фәтел-мөлек» китабында.

Әгәр дә төшеңдә берәр хатынны үпсәң, диелә шушы ук китапта, ул хатыннан изгелек күрерсең.

Төшеңдә берәү үбешсә, теләгеңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Үгез

Төшеңдә үгез күрсәң һәм өстенә менеп утырсаң, ил башлыгына якын булырсың, бәклек, идарә эше кулыңа керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әгәр дә төшеңдә үгезгә сукканнарын күрсәң, яисә мөгезен сындырсалар, берәр эшеңнән бәлаләнерсең.

Төштә үгезнең башын ике итеп күрсәң, куәтең һәм дәүләтең артыр.

Үгез итен өләшсәң, яисә өләштерсәң, шул шәһәрдә галим булырсың һәм малыңны өләштерерсең.

Төштә симез үгезне күрсәң, хәер һәм рәхәт ирешер.

Үгез белән сугышсаң, үзеңнән өстен кеше белән сугышырсың.

Төшеңдә үгезгә менсәң, үгез өстендә йөрсәң, ил башлыгының бер-бер эше сәбәпле кулыңа мал керер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Төшеңдә эш үгезен күрсәң, аны бугазласалар һәм итен өләшсәләр, шәһәр башлыгы дәрәҗәсендәге кешенең үлеме буларак юралыныр. Әгәр дә ул эш үгезеннән булмаса, эш үгезеннән гайре үгез булса, бер симез ир белән бәйле рәвештә юралыныр.

Төшеңдә үгез башын күрсәң, шәһәр башлыгы хакындагы гайбәттер.

Үз-үзеңне күрү

Авыру вакытыңда үз-үзеңне өеңнән чыккан дип күрсәң, сөйләшмәсәң, үлем килер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Әгәр дә сөйләшсә, сырхавы бизәр.

Төшеңдә үзеңне сакалсыз-мыексыз күрсәң, әмма гадәтеңдә сакал-мыек йөртү кебек тәртип булса, әниеңнән мирас алырсың, диелә шушы ук китапта.

Үлек

Төшеңдә үлекне кабергә куйганыңны күрсәң, корылык һәм ачлык килеп, газабы каты булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.

Төшеңдә үлектән, элгәре үлгән кешедән берәр сүз ишетсәң, шул ук сүзне ул көнне тере кешедән ишетерсең.

Төшеңдә тере кеше үлеккә бер-бер нәрсә бирсә, яисә үлеккә нәрсәдер бирсәң, ул нәрсә ачлык, яисә корылык булыр.

Әгәр дә үлек бер-бер нәрсәне тере кешегә, яисә үзеңә нидер бирсә, шул нәрсә кулга керүгә юралыныр, яисә билгесез урыңнан хәбәр килер, яисә кулыңа мал керер.

Төштә үлекне күрү — яхшы сүзле кеше булыр, диелә шул ук «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә үлекне терек итеп күрү — максатка ирешү ул.

Төшеңдә үлекне көлүче итеп күрсәң, газаптан арынырсың. Әгәр дә бер авыру кешене төшеңдә үлгән итеп күрсәң, аның җаны өчен садака бирергә кирәк, газабыннан имин булырсың.

Төшеңдә үзеңне үлек итеп күрсәң, гомерең озын булыр, әмма ул харап булыр.

Әгәр дә үлгән кешене терек хәлендәгечә күрсәң, ул, килеп, үзеңне кочакласа-кочса, яшең озын булыр. Әгәр тере кеше үлекне кочса, бу төшне күрүченең гомере аз калган булыр, өендә аерылышу булыр.

Төшеңдә терекне үле дип күрсәң, гомере озын булыр һәм сагыш-кайгыдан котылыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төштә үлекне терек күрсәң, диелә шушы ук китапта, дөньялыкта һәм Ахирәттә газиз булырсың, нинди теләгең бар исә, шуңа ирешерсең.

Төшеңдә үлекнең елаганын күрсәң, ул үлек имансыз булыр, әмма ул төшне күрүчегә яхшылык ирешер.

Төшеңдә үлекне ашасаң, халык эчендә газиз булырсың, диелә шушы ук китапта.

Төшеңдә үлекне чиста, саф кием кигән дип күрсәң, сөенечтер.

Төштә ил башлыгының үлеп терелүен күрсәң, ул ил башлыгы гаделлек белән хөкем йөртүче булган икән, ка¬баттан гаделлекне илдә урнаштырыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.

Төшеңдә бер-бер кәҗә яки бер җанвар кеше үтергәнне күрсәң, ил башлыгыннан зәхмәт ирешер.

Төштә үзеңне әле үлгән итеп күреп, кабат терелгәнеңне күрсәң, өметең хасил булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә үзеңне үлек дип күрсәң, гомерең озын булуга юра, ди ул.

Төшеңдә берәр үлекнең елаганын күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, ул кеше иман белән киткән булып, рәхәткә һәм нигъмәткә ирешер, көлсә, яхшыдыр.

Әгәр төшеңдә билгеле бер үлеккә кабер казыганыңны күрсәң, ягъни билгеле бер үлеккә атап төшеңдә кабер казысаң, зәхмәткә очрарсың.

Төшеңдә үлеккә бер нәрсә бирүне, яисә үлектән нәр¬сәдер алуны Мөхетдин бине Гарәби халык арасында оч¬сызлык һәм мал күп булуга юрарга киңәш итә.

Төшеңдә үлек юучыларны күрсәң, намазыңны куюдан куркуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе- мәсе»ндә.

Төшеңдә имамыңны үлгән, ягъни үлек дип күрсәң, шәһәр харап булыр.

Әгәр дә төштә үзеңне үлек итеп күрсәң, үлгән дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» кита¬бында, бүтән бер үлгән кешене елауда күрсәң, бу төш — динеңдәге бозыклыктыр, иманыңны ныгытып, шәригатеңне һәм дин юлыңны төзәтергә тиешле.

Бер кеше төшендә үзен үлек дип күреп, моннан соң терелгәнен күрсә, сәфәр чыгар һәм аннан өенә кайтыр. Бер хәбәрдә исә: бу төшне күргән кеше элгәре гөнаһ кылыр, аннан соң тәүбә итәр, диелә.

Үзеңне үлем хәлеңдә, ягъни җан биргән хәлеңдә күрсәң, золым-усаллык эшләрсең.

Төшеңдә үлекләр күреп еласаң, яисә үлекләр янында елауны күрсәң, яки үлекләр янында бүтән хәлләрне күрсәң, өнеңдә егылырсың һәм дә шушыңа охшашлы нәрсәләр булырлар.

Бер билгеле үлекне икенче мәртәбә терелгән дип күрсәң, ул үлек зарланудан гайре сыйфатта исә, аның үлеменнән соң калган хатынының бүтән бер кешегә кияүгә чыгуына юралыныр.

Төштә тавышсыз үлек белән катышып елау — шатлыктыр.

Төштәге елау, нинди генә елау булмасын, әгәр дә ул тавышсыз булса, күзеңнең һәрдаим нурлы булуынадыр.

Әгәр дә үлекне кабердә күрсәң, мал булыр, әмма эшләреңнең мөшкеллегедер.

Бер кеше үлекне халык арасында күрсә, надан һәм белми калучы кешеләр арасында булуына юралыныр.

Төшеңдә үзеңне үлек хәлендә күрсәң, гомерең озын булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында да.

Төшеңдә үлекләр белән сөйләшсәң, изгелек табарсың.

Әгәр дә үлекләрдән качканыңны төшеңдә күрсәң, хатының үзеңнән риза булмаганлыктан шушы төш сиңа керер.

Бер кеше үлекне төшендә ашаса, изгелеге артыр.

Әгәр дә бер кеше үлекне өенә кайтырга өндәсә, өенә кертсә, малы күп булыр, яисә ул үлекне җеназада күрсә, Аллаһы тәгаләнең рәхмәте өчен мөселманнар белән дуслашыр.

Төшеңдә берәр җеназаның күктә йөргәнен күрсәң, бер шәһәр башлыгының, яки галим кешенең үлеме белән юра¬лыныр, яисә гыйззәттән төшерелеп, иленнән читтә яки хаҗ юлында вафат булуына тәгъбир кылыныр.

Төшеңдә җеназа үлеге үзеңнән качса, гомерең озын булыр.

Бер кеше үзен үлек һәм күмелер күрсә, ерак сәфәргә барып, мал табар, байлык казаныр.

Төшеңдә ләхеткә бер үле кешене куйганыңны күрсәң, йорт төзүеңә дип юралыныр.

Әгәр дә бер үлек күмелүче кабергә туфрак чәчеп, өстенә балчык өйсәң, шул туфрак микъдарынча мал табарсың.

Билгесез бер үлек өчен кабер казыганыңны төшеңдә күрсәң, шул күргән урыныңда йорт салырсың.

Әгәр дә үзеңне үлек өчен булган кабер эчендә күрсәң, яисә үзеңә кабер казысаң, Аллаһы тәгаләнең ризалыгы булырдай эш башкарырсың.

Төштәге кабер—тоткынлыктыр.

Бер кеше әгәр дә үзенең хәле Аллаһы тәгалә каршында нинди дип күрергә теләсә, төшендә үлекләрне күреп вәгазь- ләнсен һәм курыксын. Әгәр дә ул үлекләр сөенеч белән керсәләр, тыныч булсалар, Аллаһы тәгалә каршында хәле   яхшыдыр. Әгәр дә бүтәнчә күренсәләр, хилафынчадыр. Ул үлекләр ни хәлләрендә исә, шулайдыр. Елаганнары — көлү — шатлык дип, шатланулары — көенеч дип юралынмас.

Әгәр дә үлекне фәкыйрь хәлдә күрсәң, бу — хисабыңда фәкыйрьлектәндер.

Үлекне ялангач дип күрсәң, дөньялыктан изгелексез чыкканың шушылай күренер.

Үлекне мәшәкать белән явыз хәлдә күрсәң, кабердә мәшәкать күрерсең һәм ул үлекне рәнҗү-сырхауда күрсәң, Аллаһы тәгалә гамәлләреңнең хакларын сораучы булыр, әмма адәмиләрнең хакларын сорамас.

Әгәр дә үлекнең йөзе кара булып күренсә, яман хәлдә үлгәне булыр.

Әгәр дә үлекнең икенче мәртәбә үлгәнен күрсәң, артыннан хатыны тавышсыз гына еласа, ул үлгән кешенең хатыны вафат булыр.

Әгәр дә төшеңдә үзең белгән үлекне башы авырткан хәлендә күрсәң, аннан ата-ана әмереннән соралганы булыр. Ул үлекнең муены авыртканын күрсәң, хатыны мәһәреннән-өлешеннән соралыр, яисә әманәте һәм шушыңа охшаш нәрсәләр соралыныр. Сул кулы авыртканын күрсәң, карендәше хакыннан соралыныр, яки яшерен, онытылган антларыннан соралыныр. Әгәр үлекнең кабыргасы авыртканын күрсәң, хатыны яки бүтән хатыннар хакыннан соралыныр. Әгәр корсагы авыртканын күрсәң, үлекнең бала җинаятеннән соралыр, яисә мал, яки бүтән карендәш- ләре алдындагы җинаятеннән соралыныр.

Әгәр төшеңдә үлекнең боты авыртканың күрсәң, карендәшләре килү сәбәбеннән, яисә туган-тумачасыннан, яки өй җәмәгатеннән соралыр. Болар — иргә дә, хатынга карар.

Төштә мәет нәрсә бирсә, сөяркә һәм хәердер, мәхәббәткә булыр. Әгәр үлеккә нәрсәдер бирсәң, диелә «Тәгъ- бирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, зарар юктыр. Әмма ул мәет атаң яки анаң белән бертуган карендәшең икән, мирас алырсың.

Төшеңдә үлек белән сөйләшсәң, яисә үлекләр белән сөйләшсәң, гомерең озынлыгына булыр. Шунда ал ар дан нәрсәдер алсаң, ризык буларак юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә бер үлек белән сөйләшсәң, кешеләр сине инкарь итәрләр, әмма соңыннан дуслык килер.

Төшеңдә билгеле бер үлекне үпсәң, ул үлекнең артын¬нан калган гамәле белән файда табарсың, яисә башка төрле изгелекләрен табып куанырсың.

Төштә билгесез үлекне үпсәң, өмет иткән җиреңнән мал хасил кылырсың. Үзеңне үлек үпсә, изгелекләрең кабул булыр.
Төшеңдә уйламаган җирдән үлек кочакласа, дуслыктыр.

Төштә үлек белән көрәшү—гомер озынлыгыдыр.

Кабердә никах күрсәң, зинадыр. Билгеле кабер иясен никахланганда күрсәң, мохтаҗлыктан өстенлек табу¬дыр. Әгәр дә төшеңдә үзеңне үлгән интим дустыңа никахла¬нучы дип күрсәң, ул үлеккә яки садакадан, яисә бүтән төрле хәердән-изгелектән өлеш тияр, яки бер хәрәмгә барыр.

Төшеңдә үлек хатыныңны терек дип күреп, аңа җенси якынлык кылсаң, мәне белән буялсаң, онытылган һәм кайтмас дип саналган эшең кабат кузгалыр, һәм җиңүгә ире¬шерсең, яисә хатынның мәне белән буялуы сәбәбеннән шул үлекнең гамәле аркасында хәзер уңышка ирешер.

Төшеңдә үзеңә бер үлек кычкырса һәм аның чакыруына күрә артыннан чыксаң, аңа җавап бирсәң, шул үлекнең авыруы белән вафат булырсың.

Әгәр дә төшеңдә үлек сукса-орса, яисә йөзеңне бәреп чыгарса, яки ачуланса, динеңдә бер бозыклык кылган булырсың, динеңдәге ялгышыңны төзәтү тиешледер.

Әмма төшеңдә үлеккә суксаң, сәфәреңнән хәер табарсың һәм, кулыңнан чыккан нәрсә бар икән, шул кире кайтыр.
Әгәр дә төшеңдә үлекнең яхшы гамәл башкаруын күрсәң, яки аның яхшы эшләрен күрсәң, бу — үлекнең үзеңә кылган әмередер, шундый эшне башка берәү боерыр. Әмма тыелырга куша икән, тыел. Бу — дөрестер.

Әгәр дә төшеңдә бер каберне ачканнарын күрсәң, адәмиләр шушы кешенең дөньялыктагы гамәлләре хакында сораштырырлар. Кабереңдә үлекне терек дип тапсаң, гыйлем-хикмәт, изгелек һәм хәләл мал табарсың. Каберендә үлекне үлек дип тапсаң, һичничек тә юралынмас.

Төшеңдә үзеңне үлекләргә иярүче дип күрсәң, ерак сәфәргә чыгарсың һәм бозык эшләр башкарырсың.

Үзеңне үлекләр арасында терек дип күрсәң, бер төркемгә иярерсең, әмма алар динеңне бозучы булырлар.

Төшеңдә үлекләрне үзеңә ияртеп йөрсәң, каядыр кереп чыксаң, шул үлекләрнең гамәленчә булырсың, дөньялыгыңда һәм динеңдә аларча гамәл кылырсың.

Төшеңдә бер денсез үлекнең изгелеккә өйрәтүләрен күрсәң, бу — төш түгел, саташудыр.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН