“С” хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Сабан, сабанчы

Төшеңдә сабан сөреп, иген чәчкәнеңне күрсәң, барлык теләкләреңә ирешерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»ндә.

Сабый

Төшеңдә сабыйны күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, зәгыйфь дошман һәм сагыш булыр. Чөнки сабый һичнәрсәне әзерләмәс, бар итмәс, аннан бары тик зәгыйфьлекне һәм сагышны гына көтәргә мөмкин.
Әгәр дә төшеңдә ул сабый ир бала булса, ахыры хәерлегә юралыныр, кыз бала икән, ахыры хурлык булыр.
Әгәр дә бер кеше үзен төшендә сөт имүче сабый итеп күрсә, тарлыктан һәм гөнаһтан котылыр.
Әгәр дә бер кеше үзен төшендә мәктәптә Коръән яки әдәп дәресләрен өйрәнүче бала итеп күрсә, гөнаһларыннан тәүбә итәр.
Әгәр дә шушы төшне күрүче кеше бай, галим икән, аның хәле наданлыкка әверелер, гыйззәттән хәерчелеккә алмашыныр, сагышка төшәр, дошманлыклар күрер һәм кулыннан малы китәр.
Әгәр төшеңдә яңа туган кыз баланы күрсәң, очсызлык һәм гыйззәт булыр, авырлык артыннан җиңеллек ирешер.
Хәбәрләрдә шулай килә: Ибне Сирин хәзрәтләреннән бер ир кеше сорады: «Төшемдә,—диде,— бер сабыйны алдымда күрдем, хәлбуки, кычкырадыр иде»,— диде. Җавабында Ибне Сирин хәзрәтләре аңа: «Аллаһы тәгаләдән куркудан агач, чыбык белән орылу ихтималың бар»,—диде. Ягъни, каршыңда бала кычкырса, сиңа хөкем кылуларын таләп итүе булыр.
Әгәр дә төшеңдә балигъ булган баланы тапсаң, углан булса, гыйззәт һәм куәттер.

Сабырлыкта булу

Төшеңдә сабырлыкта булуыңны күрсәң, озын гомер, озын тереклектер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Савыт

Төшеңдә бакыр тоткалы савытлар күрсәң, носрани- христианнар тарафыннан кулыңа мал керү булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә һәртөрле бакыр савытлар күрү — яһүдиләр тарафыннан малдыр.
Әгәр дә төшеңдә калай савытлар, шулай ук кургашын савытлар күрсәң, гади халык буларак юралыныр, аларның да ахмакларыдыр, шулай ук мәҗүси, динсез кешеләрдән ирешәчәк малдыр.

Садака

Әгәр дә төшеңдә садака биргәнеңне күрсәң, галим булсаң, гыйлемең артыр, бай булсаң, мөлкәтең артыр, сәүдәгәр икәнсең, сәүдәң даим бәрәкәтле барыр, фәкыйрь кеше булсаң, баерсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә садака бирү — бәхетле тормыш, шатлык һәм дин сафлыгы буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Саескан

Төштә саескан күрү — вафасыз-ышанычсыз, сүзендә тормаучы кеше булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге саескан ул шундый кавем булыр, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ышанычта таянычы юктыр, динне дә тотмас.

Саз, сазлык

Саз, сазлык—сагыш һәм газап ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә бер урында гына, аз гына булса да сазлык урын күрсәң, ул тирәдәге халыкка сагыш һәм газап килер, төш алар белән бәйле юралыныр.

Сакал

Әгәр дә төшеңдә сакалыңны артыгы белән озын күрсәң, кайгы һәм бәла ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә сакалыңның кылы киселгәнен күрсәң, рәхәтсезлек ирешер һәм малың бетәр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сакалыңны бик нык агарган дип күрсәң, яисә бик озын күрсәң, бөек кеше булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә сакалыңны кендегеңә кадәр үскән дип күрсәң, күршеңә күз салырсың. Әгәр дә моны егет кеше күрсә, кулына мирас керер.
Төшеңдә сакалыңны йолкынган дип күрсәң, яисә үзең йолкысаң, куркудан имин булырсың, хаҗәтең үтәлер.
Төштә сакалыңны ак дип күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, догаң кабул булыр.
Төшеңдә сакалың озынайган, аны кыскарту вакыты җиткән дип күрсәң, кайгыга төшәрсең, әмма гаскәр башы булырсың, яисә башлык кеше булырсың, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Төшеңдә сакалыңның кылы артса, бурычларың үтәлер, диелә шушы ук китапта.
Тормышта сакал-мыек йөртеп тә, төшеңдә үзеңне сакал-мыексыз күрсәң, әниеңнән мирас алырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә сакалыңны тәкать (түзү) кадәре озын дип күрсәң, сагыш һәм бурыч булыр.
Сакалыңны төшеңдә кына белән буясаң, бер эшеңдә хата кылырсың.
Ир кеше төшендә сакалын күп булган итеп, куерган дип күрсә, байлык һәм гыйззәттер.
Төшеңдә сакалыңны корсагыңа кадәр озын дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, мал һәм дәүләттер, әмма алар белән мәшәкать чигәрсең.
Бер кеше төшендә сакалын уяу вакытындагы кебек, дип күрсә, дәүләт, гыйззәт, хуш тереклек булыр. Кадәреннән артык озын дип төш күрсәң, иясе өчен дин булыр.
Төшеңдә җиргә кадәрле озын сакаллы кешене күрсәң, шул сакалның иясе вафат булыр.
Төшеңдә бик кара сакал күрсәң, моңсызлыктыр.
Төштәге яшел сакал — падишаһлык, ил башы булу, сансыз һәм сагышсыз малдыр.
Төштә сары сакал — фәкыйрьлек булыр, коңгырт сакал—куркаклык һәм куркудыр.
Төшеңдә хатыныңны сакаллы булган икән дип күрсәң, сырхаудыр, әмма иренең малы артуга сәбәп булыр.
Төшеңдә сакал кылын күрсәң, карендәштер. Аның киселүе—карендәшеңнең үлемедер, озынлыгы — бер сәнгатьне яхшылап өйрәнүеңә дәлилдер.
Төшеңдә сакал алучыны күрсәң, кешеләрнең эшен тәртипкә китерүче дип юрарлар.

Сакчы

Төшеңдә төрмә сакчыларын күрсәң, кабер казучылар булырлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә үзеңне сакчылардан, яисә каравылчылардан качучы итеп төшеңдә күрсәң, ә алар артыңнан килсәләр, бу синең йәсигъ намазын ялгышуың буларак тәгъбир кылыныр.

Салават әйтү

Төшеңдә салават әйтеп, ягъни Аллаһы тәгаләгә багышлап дога кылсаң, коралсыз эш башкаручы булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәргә атап салават әйтсәң, бәхетле илдә яшәвеңә дәлил булыр.

Салам

Төшеңдә салам күрсәң, бәхетле, хәләл мал кулыңа керүгә дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә салам күрсәң, мал һәм файда булыр, диелә шушы ук китапның егерме өченче бүлегендә.
Төшеңдә саламлык күрү—күп мал иясе булугадыр.
Төшеңдә салам, яки саламлык күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, кулыңа җиңеллек белән мал керер.
Төшеңдә салам өю — чынлыкта күп малларга хуҗа булу ул.
Төштә саламнар күрү — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Самолет

Төшеңдә очкыч коралда очканыңны күрсәң, ягъни самолет кебек нәрсәдә очсаң, олылыгың һәм Ахирәт көнең яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сандугач

Төшеңдә сандугач күрсәң, яхшы кеше белән очрашырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сайрар кош күрсәң, чибәр хатын алырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә былбыл-сандугач күрү — Коръән укучы булуыңадыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге сандугач — бер кечкенә угландыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сандык

Төштә сандык күрсәң, хезмәткәрләрең һәм кул астындагы кешеләрең буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Сарай (патша сарае)

Төшеңдә сарай күрсәң, ил башы булырсың һәм гыйззәт вә мәртәбә ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә сараеңда рәйхан гөлен күрсәң, яхшы хатын алып сөенерсең, сөенечләр белән килер.
Төшеңдә үзеңне сарай өстендә күрсәң, таләбеңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә бакчасарай өстендә йөргәнеңне күрсәң, шулай ук таләбеңә ирешүгә юралыныр.
Төшеңдә үзеңне сарай эчендә күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, заманаң рәхәтлектә кичеп, олылык һәм нигъмәт ирешер.
Төштә сарай күрү — изге кеше булсаң, мәртәбә һәм дин үтәү буларак юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә сарай күрсәң, җиде төрле юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби:
Кулыңа мал керү буларак;
Иминлеккә ирешү рәвешендә;
Рәхәт тормыш белән яшәү дип;
Вилаять һәм мәртәбә буларак;
Шатлык килү дип;
Куәт табу рәвешендә;
Эшләреңнең җиңел баруына.
Моннан тыш, Мөхетдин бине Гарәби төштә сарай күрүне тагын да сигез төрле юрарга киңәш итә:
Яхшы гамәл;
Яхшы бала;
Яхшы хатын;
Яхшы тормыш;
Олылык һәм мәртәбә;
Шатлык һәм сөенеч;
Көч һәм куәт;
Күзеңнең ачыклыгы дип.
Төшеңдә сарай төзесәң, бар эшең дә яхшыга гына булыр.
Төшеңдә сарай торганын күрсәң, бай хатын, ил һәм вилаять булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә сарайны кичен ай яктысында дип күрсәң, шулай ук яхшыга юралыныр.
Төшеңдә сарай торганын күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ»та, бер эшкә тырышлык куярсың, әмма бу эшеңдә теләгең хасил булмас.

Сарык

Төшеңдә сарык суеп, башын ашасаң, дәрәҗә, олылык һәм байлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә сарык күрсәң, дәүләт һәм нигъмәт ирешер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә сарык күрсәң, иминлек булыр, чөнки сарыкның башыннан аягына кадәр мөбарәк торыр, диелә шул ук китапта.
Төшеңдә сарык белән, яисә сарык янында басып торсаң, йөрек-үтемле товар булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сарык тиресен тунасаң, улың туар.
Төштә сарык өстенә утырып йөрсәң, олылык ирешер.
Әгәр дә төштә сарык көтүчесе булсаң, сарыклар көтсәң-йөртсәң, бәклеккә ирешү һәм юлбашчы булу белән юралыныр.
Төшеңдә бер-бер сарыкның бәрәнләгәнен күрсәң, хатының ир бала тудырыр.
Әгәр дә төшеңдә сарык караганыңны, яисә бәйләгәнеңне, ашатканыңны күрсәң, хатын алырсың.
Төшеңдә сарык итен ашасаң, хатының сәбәпле морад- максатыңа ирешерсең.Төштә сарык йонын алганны күрү—ир белән хатын арасында аерымлык төшүгә, дошманлык урнашуга юралыныр.
Төшеңдә сарык башын ашасаң, күмелгән мал кулыңа керүгә, хәзинәгә булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.
Төшеңдә кара сарык күрсәң, гарәп хатыны, гарәп җәмәгате булыр, ак сарыклар—төрек җәмәгатеннән бер кавем-халык булыр.
Бер кеше сарык көтүен төшендә сатып алдырса, дуслары күп булыр һәм дә олы кешедән дәүләт ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә корбан итеп сарык суйсаң, бер бәладән котылырсың, яисә бер колны-тоткынны азат итәрсең. Бу төшне күргән кеше әгәр дә хәстә икән, шифа табар, вакыты рәхәтлектә узар, курыккан икән, куркудан имин булыр.
Бер сарыкны төшеңдә суеп, итен ашасаң, дошманыңны җиңәрсең.
Төшеңдә бер сарыкның муенын сындырсаң, дәрвиш-диндарларга зыяның тияр.
Төштә бер сарык өстенә менеп, аңа утырып йөрсәң, дөньяның рәхәтлекләрен теләгәнеңчә җыярсың.
Төшеңдә сарык сөтен эчсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, хәләл мал һәм дә һәртөрле яхшылыклар буларак юралыныр.
Төшеңдә ана сарыкны суеп, итен ашасаң, теләгең хасил булыр.
Төштә сарык койрыгы, яисә тиресе, яки йоны, я эчәгесе булса, мал һәм нигъмәт дип юралыныр.
Әмма Мөхетдин бине Гарәби: Төшеңдә сарык итен ашасаң, кайгыдыр, ди.
Төшеңдә сарык башын ашасаң, ди, олылыкка ирешерсең һәм гомерең озын булыр.
Әгәр дә төшеңдә сарык көтүен көтсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, малың үрчер һәм дә мәлик-хуҗа булырсың.
Төштә сарыкларга хуҗа икәнеңне күрсәң, шул вилаять-төбәкнең хуҗасы-башлыгы булырсың.
Төшеңдә сарык итен бүлсәң, яки сарык тиресен тунасаң, байлык булыр.
Төшеңдә сарык күрсәң һәм аны суйсаң, өстен чыгучы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сарык суеп, тиресен тунасаң һәм итен халыкка өләштерсәң, бөек булырсың һәм таралган малың кулыңа җыелыр.
Төштә сарыкның гәүдәсеннән башы аерылганын күрсәң, балаларыңнан, туганнарыңнан аерылырсың.
Әмма төштә сарык тиресен тунасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, золым ирешер, үзеңә усаллык кылырлар.
Төшеңдә кызыл сарыклар бар дип күрсәң, хаҗәтләрең үтәлер һәм хәләл ризык керер, Аллаһы тәгалә юлында садака бирерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Сары май

Төшеңдә сары май күрсәң, тугрылыкка ант биргән дошманың үзеңнән җиңелер һәм кулыңа хәләл мал имгәксез керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сары май күрсәң, зәхмәт ирешер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Сарымсак

Төштә сарымсак күрсәң, асылсыз гайбәт сүзләр һәм дә ярамас начар кешеләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сарымсак күрсәң, кайгы белән тәгъбир кылыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге сарымсак — хәрәм малдыр, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ»та.
Бер хәбәрдә исә: Сарымсак — бозыклык һәм мактанудыр, диелә.
Әгәр дә төшеңдә сарымсакны аулак урында дип күрсәң, сагыш һәм кайгы буларак юралыныр.

Сату-алу, сатучы

Төшеңдә татлы нәрсәләр сатканыңны күрсәң, сафлык булыр, динең көчлеләнүенә, куәт алуына юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр төшеңдә сату-алуны күрсәң, ялган хәбәр булыр.
Төшеңдә сату күрсәң, өнеңдә никах булыр, өйләнерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә кием сатучыларны күрсәң, олы, хәерле ир булыр, күп изгелекләр кылыр.
Төштә әгәр дә көтәчәккә булса да алып торырга өндәүче сатучыны күрсәң, яисә җәүһәр сатучыны күрсәң, бер сабырлыклы һәм коллык иясе ир булыр.
Төштә сатучыны күрсәң, кәсепле, әмма хәрәм мал иясе кеше дип юралыныр.
Төштәге хушбуй, ислемайлар сатучыны диндар буларак юрарга кирәк.
Төшеңдә он, яисә су сатучыны күрсәң, Ахирәтне дөнья белән сатучы ир булыр.
Әгәр дә төштә кыл сатучыны күрсәң, эшендә бик тә хәйләкәр ир булыр.
Төшеңдә такыя сатучыны күрсәң, рәислек иясе, хуҗа булучы кеше булыр.

Сафлык

Төштәге сафлык, сарылык, табигый сыйфатлар һәм төсләр кебек үк, ничек күрүеңә карамастан, берсе дә юралынмас, чөнки алар табигый төсләрдән булырлар, диелә тәгъбирнамәләрдә.

Селәгәй

Төшеңдә авызыңнан селәгәй акканын күрсәң, яисә чыкканын күрсәң, сырхаудан-авырудан котылырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әмма икенче бер урында: Төштә селәгәй күрү — мал булыр, ди ул, хәбәрләргә таянып.

Серкә (уксус)

Төшеңдә серкә күрсәң, кулыңа хәләл мал зәхмәт белән керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге серкә — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә серкә сатучыны күрсәң, ул хәер иясе булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сеңер

Төштә сеңер күрсәң, мал булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сидек (бәвел)

Төшеңдә сисәң, кайгыдан котылып, сөенеч килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә михрабка сисәң, балаң туар.
Төшеңдә сидек күрсәң, тавыш-гауга һәм сугыш белән юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Бер кеше тәненә сидек буялганны төшендә күрсә, яисә төшендә тәненә үз сидеге буялганны күрсә, кулына бер җирдән хәрәм мал керер, аннан файда табар.
Кайбер тәгъбир китапларында дәрвиш-диндарлар өчен тештәге сидекне — байлыкка, авырулар өчен — саулыкка дип юрарга киңәш итәләр.
Әгәр төшеңдә кем дә кем бүлмәсенә бәвел итсә, ягъни сисә, баласы туар. Әгәр дә бүтән бүлмәгә, ханәгә сисә, шулай ук баласы туар, һәрхәлдә яхшы булыр, читтә йөрүче икән, иленә кайтыр, авыру булса, шифа табар, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сикеру

Бер җирдән икенче җиргә төшеңдә сикерсәң, сәфәргә барырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә бер таудан икенчесенә, бер йорттан, яисә дивардан икенчесенә сикерсәң, бер дәрәҗәдән икенчесенә күчәрсең.
Төштә түбәнгә сикерүне дәрәҗәңнән төшү буларак юрыйлар.
Югарыга таба төшеңдә сикерсәң, дәрәҗәгә һәм данлыкка омтылырсың.

Сил (су басу)

Төшеңдә сил, ягъни су басуны күрсәң, сугыш башлануга дәлилдер. Халыкка зыян һәм зарар ирешер, һәммәсе буйсындырылыр, әмма шушы төшне күргән кешенең кулына мал һәм нигъмәт ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби

Сират күпере

Төшеңдә сират күперен күрсәң, шәригатьнең туры юлыдыр, шул юлда хурлык һәм хаталардыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Сихер

Төштә сихер күрү—саташудыр.

Сихри кош

Төшеңдә бер-бер сихри кошны күрсәң, кулыңа дәүләт ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Солтан

Әгәр дә төшеңдә солтанның икмәк ашап утыруын күрсәң, күркәм олылык һәм теләккә ирешү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә солтан үзеңә усал итеп караса, итагатьтә бозыклыктыр һәм дә бер гөнаһ эшләрсең, солтан моңа ризалык бирмәс.
Төшеңдә әгәр дә солтанның йөзен күрсәң, максат һәм яхшылык, олылык һәм дәрәҗә булыр.
Төшеңдә солтанны авыручы итеп күрсәң, динең бозылыр һәм гөнаһ иясе булырсың.
Төштә солтанны күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, Аллаһы тәгаләне күрүеңдер.
Әгәр дә төшеңдә солтанны үзеңә риза булды дип күрсәң, чынлыкта Аллаһы тәгаләнең сиңа ризалыгыдыр.
Төшеңдә солтан ачуланып караса, Аллаһы тәгаләнең ачулануыдыр.
Төштәге солтанның йөзе чытыклыгы, әгәр дә пәрдәсез булса, динеңдә һәм гыйбадәтеңдә бозыклыктыр.
Төшеңдә солтанны сөенүче итеп күрсәң, динеңдә һәм дөньялыгыңда хәердер.
Әгәр дә төшеңдә солтанны имин мал өстендә күрсәң, бер бурыч иясе ир булыр.
Төштәге солтан гаскәре — рәхмәт фәрештәләредер, солтан хезмәтчеләрен күрсәң, фәрештәләрне күргәнең булыр.

Солы

Төштәге солы игене —күп малдыр, диелә «Тәгъбирна- мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Солых

Әгәр дә төшеңдә солых кылсаң, кулыңа бер эш керер, анда яхшылык табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сорану

Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, бер кеше төшеңдә синнән нәрсә булса да сораса-соранса һәм шунда елмаеп-көлеп торса, ул төшең яхшыга булыр.

Сорнай

Төшеңдә сорнай күрү — бер ир булыр, ишегеңдә яхшы адәмнәрнең балалары хезмәтеңдә торырлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Сохари

Төшеңдә сохари күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, гомерең рәхәттә узар.

Стена (дивар)

Төшеңдә стена күрсәң, яисә төзесәң, яки стена өеп мендерүчеләрне күрсәң, дәрәҗә иясе булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә стенаны аударсаң, яисә стена ауганын күрсәң, кулыңнан малың китәр, ди ул.
Әгәр төшеңдә стенаның җимерелгәнен күрсәң, тиз арада кайгы килер.
Төшеңдә бер стенадан икенчесенә сикергәнеңне күрсәң, бер дәрәҗәдән икенчесенә ирешерсең.

Су

Төшеңдә су, карлы су, бозлы су күрсәң, торган җиреңә, шәһәреңә һәм үзеңә авырудан хәтәрлек булыр, садака бирергә кирәк, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә суга егылып төшсәң, әгәр дә ул болганчык икән, падишаһтан, ил башлыгыннан зыян ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә үләнне бөтереп су акканын күрсәң, ышанычың тәмам югалыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә су белән юынсаң, кайгыдан арынып, теләгеңә ирешерсең.
Әгәр дә төшеңдә су алганыңны күрсәң, яки су алып эчсәң, бер тарафтан кулыңа мал керер.
Төшеңдә суда юынсаң, барча кайгылардан котылырсың.
Төштә коедан су алсаң, мәет күмүгә булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә су чыгарып эчсәң, бер галим, яисә байдан файда күрерсең һәм күп ризык табарсың.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне суга баткан, яисә батучы итеп күрсәң, ул су чиста һәм яхшы булса, нигъмәткә чумарсың, ә инде болганчык суга батканыңны күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә су эчкәнеңне күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, кулыңа хәләл мал керер.
Төштә үзеңне су эчендә күрсәң, ди ул, кайгыдан котылырсың.
Төштә су басканны күрсәң, сугыш башлануга юралыныр, халык яуланылып, зур авырлыклар чигәр, әмма шушы төшне күрүчегә трофей, мал-нигъмәт ирешер.
Төшеңдә салкын су эчсәң, тереклегең яхшы һәм гомерең озын булыр.
Төшеңдә су хайваннарын күрсәң, бай булырсың.
Төшеңдә суга чуму, бату һәм аннан исән-имин чыгу — бәхетле гамәл, саулык табу, бәлаләрдән котылу ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә саф, чиста суда йөзгәнеңне күрсәң, кулыңа хәләл мал керер. Әгәр дә болганчык суда йөзсәң, кулыңа зәхмәт илә хәрәм мал керер.
Төшеңдә агар суга егылып төшсәң һәм аннан сәламәт хәлеңдә чыксаң авыр кайгыдан имин котылырсың.
Төштә тозлы су эчсәң, гаять тә яхшы булыр.
Ак суда төшеңдә йөзсәң, бер олы кешедән кулыңа насыйп малың керер.
Төштә бер төрле ак су эчсәң, яисә ак суда йөзгәндә курыксаң, бер олы Һәм яхшы эштә булырсың.
Төшеңдә суга батсаң, хирыс һәм гафләт-наданлык булыр.
Төшеңдә тонык су күрсәң, көенеч, балчыклы су — кайгы-хәсрәттер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төштә суга чуму, диелә шушы китапта, зур сагыштыр.
Төшеңдә әгәр дә суга батып та исән калсаң, диелә, дин эшенә чумарсың.
Төшеңдә суда йөзү — яңа эшне башлау, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
Төшеңдә дивар, йорт стеналарыннан сулар-чишмәләр агызсаң, яисә акканын күрсәң, кайгы һәм сагыш булыр. Шул чишмә-сулар аккан куәтенчә еларсың.
Әгәр дә төшеңдә бер савытта су күреп, шул савыттан су эчсәң, гомерең узган булыр.

Су сыеры (бегемот)

Төшеңдә су сыерына менсәң, кулыңа мал һәм нигъмәт керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр төшеңдә су сыеры өстендә утырсаң, бәкләргә, ил белән идарә итүчеләргә якын булырсың.
Төштә су сыеры белән сугышсаң, үзеңнән өстен кеше белән сугышырсың.
Төшеңдә су сыерына утырып йөрсәң, олы дәрәҗәгә ирешерсең.
Төштә әгәр дә берничә су сыеры бар дип күрсәң, шулар санынча падишаһлык булыр.

Субай

Төштәге субай — юмарт ирдер, әмма авыр холыклы булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигь»та.
Әгәр дә төшеңдә субайны кулыңда күрсәң, авыр эш башкаруга булыр.

Суган

Төшеңдә суган һәм шуның ише яшелчәләр күрсәң, асылсыз-нигезсез гайбәт сүзләр һәм ярамас кешеләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә суган күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, кайгы белән тәгъбир кылыныр.
Төштә суган почмакта, чоланда эленеп торганны күрсәң, яисә аулак җирдә булса, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, сагыш һәм кайгыга юралыныр.

Сугару

Төшеңдә бакча, басу сугарсаң, хәзинәдер.
Әгәр дә төшеңдә бакча сугару җайланмасын күрсәң, хәзинәче булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сугу-сугылу

Төшеңдә үзеңә камчы белән суксалар, һәр камчысы санынча кулыңа акча керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә орылу-сугылу—сәфәр булыр, әмма эшең мөшкелдер.
Әгәр төшеңдә сугучы кеше каныңны чыгарса, каның чыгарлык итеп сукса, сиңа бер зыян ирешер һәм начар хәбәр ирешер.
Төшеңдә сугылган җиреңнән кан чыкса, туганың яки якының булыр, кулыңа кабат бер алтын керер.Төшеңдә сугылу—сугучы булуга караганда яхшыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сугым

Төшеңдә сугым (итлек) суя торган урынны күрсәң, хатын алырсың.

Сугыш коралы

Төшеңдә сугыш коралы күрү — улың тууга дәлилдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.
Әгәр дә төшеңдә сугыш кораллары белән уйнасаң, падишаһлык, ил белән идарә итүдер. Әгәр шунда уйнаган сугыш коралыңны сындырсаң, хәвеф һәм сүз булыр.

Сугыш, сугышу

Төшеңдә сугыш-орыш күрсәң, гайбәттән телеңне тыярга кирәк, бәлагә очрарсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә берәр кеше белән сугышканыңны күрсәң, дошманнарың җиңелер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сугыш күрү, дияр Ибне Сирин, дошманыңны җиңү буларак юралыныр.
Төштә сугыш күрү — файда һәм җиңү булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Судья

Төшеңдә судьяны күрсәң, рәнҗеш һәм зәхмәт булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә бер авыру кеше өенә судья кергәнен күрсә, саулык-сәламәтлек табар, әгәр ул төшне күрүче кеше сәламәт икән, авырыр, аңа хәстәлек ирешер.

Сука

Төшеңдә сука белән җир сөрү, сука сөрү, иген чәчү — теләгеңә ирешү һәм аларның кабул булуынадыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Сукыр, сукыраю

Төштә үзеңне сукыр, яисә сукырайган дип күрсәң, динең бетәр, Аллаһы тәгаләгә сыенырга кирәк, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сукырайганыңны күрсәң, диелә «Тәгъбирна- мәийәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, Ислам диненнән чыгарсың

Сумка

Төшеңдә сумка (букча) күрсәң, шатлык һәм рәхәтлек булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.

Сурәт

Төшеңдә чиркәүдә сурәт күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, яхшыга юралыныр.
Әгәр төштә киемеңдә сурәт күрсәң, бәк, идарәче, хакимият кешесе икәнсең, яхшыга юралыныр, әгәр дә шәригать әһеле булсаң, яхшы түгелдер.
Төштә сурәт күрү солтаннарга, ил башларына — яхшыга; коллар, буйсынучылар һәм крестьяннар күрсә — ярамас.
Төштә сурәт күрсәң, динеңә зыян килүгә дәлилдер.
Төшеңдә сурәтле кием кисәң, мал, гыйззәт, дәүләт буларак юралыныр.
Әмма төштә сары сурәт күрү — начарга.
Кара яки яшел сурәт күрү — дошманыңа җиңү була.
Төштә сурәт күрүне батил-бозык эш буларак та юрарлар.

Сусау

Төшеңдә сусаганыңны күрсәң, өнеңдә сусавыңнан яхшырак булыр, ягъни кыенлыктан котылырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Суык

Төштә суык күрсәң, сагыш һәм газаптыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр суыкны бер урында гына икән дип күрсәң, сагыш һәм газап шул урынның халкына гына махсус булыр.

Сую

Төшеңдә сарык суеп, итен ашасаң, теләгеңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә сыер суеп, итен өләштерсәң, яхшы гамәл эшләрсең.
Төшеңдә нәрсәне булса да суйсаң, бер бозыклык эшләрсең.

Сыбызгы

Төшеңдә сыбызгы кебек уен коралларын күрү — дөнья уеннарыдыр һәм бозыклыктыр, шулай ук ялган сүз дә булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Сыер

Төшеңдә сыер көтүен йөртсәң, сыер көтүенә көтүче булсаң, шул сыерлар санынча сиңа изгелек ирешер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә сыерларыңны күп икән дип күрсәң, аларны куып, каядыр илтсәң, зур файдалар булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Әгәр төшеңдә сине сыер мөгезе белән сөзсә, бер гамәлеңнән үзеңә зур бәлаләр ирешер.
Төшеңдә сыер итен ашасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яхшыга булыр.
Төштә сыер сөтен күрсәң, саф иманлы булырсың һәм шифа, хәләл мал дип тәгъбир кылыныр.
Төштә сыер күрү — сарыктан хәерлерәктер.
Төшеңдә сыер суеп, итен халыкка өләштерсәң, яхшы гамәл кылуыңа булыр.
Төшеңдә өеңә сыер килеп керсә, малың һәм нигъмәтләрең күп булыр.
Әгәр дә төшеңдә күп мөгезле сыер күрсәң, чиксез хәер һәм бәрәкәт ирешер.
Төшеңдә сыер тиресен күрсәң, кулыңа күп мал керер, сыер сөтен эчсәң, малсыз икәнсең, байлыкка юралыныр, кол булсаң, азат ителүеңәдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә бер-бер сыерның сөт саудырганын, сөт биргәнен күрсәң, ризык капкалары ачылуга булыр.
Әгәр төшеңдә сыер иярләсәң, сыерга атланып йөрсәң, кулыңа мал керер.
Төшеңдә сыер эчәкләрен күрсәң, йортыңа кайтырсың.
Төштә сыер итен ашауны кулыңа мал керәчәге белән юрарга кирәк.
Төшеңдә сыер сөтен саусаң, авыру икәнсең, терелерсең, кол икәнсең, азат ителерсең, кайгылы булсаң, шатлык табарсың.
Әгәр кем дә кем төшендә сыер күрсә, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, падишаһлардан, ил башлыкларыннан яхшылык ирешер һәм хушлык булыр.
Төштә сыер сөтен эчсәң, хәләл мал булыр һәм дә төрле яхшылыклар ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сыер күрү — елдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йә- набигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр дә симез сыер күрсәң, ул елда иген уңар, очсызлык булыр, арык сыерны төшеңдә күрсәң, ул елда игеннәр көяр һәм ачлык килер, бар җирдә кыйммәтчелек булыр.
Төштәге кыр сыерының бозавы — бозыкларның гамәлләренә хәбәрдар булуга һәм сыйфатларын белүгәдер.
Төшеңдә кыр сыерының итен ашасаң, бер зур ирдән мал табудыр.

Сыерчык

Төшеңдә сыерчык күрсәң, колларга һәм халыкка хуҗа һәм башлык булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Сыерчык — бер падишаһ нәселеннән ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сызлавык

Төшеңдә тәнеңдә сызлавык күрсәң, малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.

Сын

Төшеңдә сынга табынсаң, бер рәискә якын кешесе булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сыртлан

Әгәр төшеңдә сыртлан (гиена) янында басып торганыңны күрсәң, бер изге хатын белән булырсың, дошманыңны җиңәрсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә үзеңне сыртлан ашаганын күрсәң, бер кара гаурәт (кол-хезмәтче хатын) сиңа мәкер кылыр.Әгәр сыртлан итен, яки кылын, яисә тиресен китерсәң, кулыңа билгесез җирдән мал керер.
Әгәр дә төшеңдә сыртланга утырып йөрсәң, чибәр йөзле хатын алырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр төшеңдә сыртланны үтерсәң, гаиләң белән каршылыкка килерсең, низагланырсың.
Төшеңдә сыртлан итен ашасаң, хатының сихерләр, әмма соңыннан кулыңа хатыныңның малы керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә сыртлан күрү, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, бер кабих-алама явыз хатын булыр.

Сәке (софа)

Төшеңдә сәке, яисә софа (соффә) күрсәң, олы йорт хуҗасы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә сәке күрүне ул, шулай ук, сигез төрле юрарга киңәш итә:
Яхшы гамәл булыр;
Балаң тууга;
Яхшы тормыш коруга;
Яхшы хатын алуга;
Олылык һәм дәрәҗәгә ирешүгә;
Шатлык һәм сөенечкә;
Көч һәм куәтле булуга;
Күзеңнең ачык күрүенә.

Сәламләшү

Төшеңдә уң тарафыңа сәлам биргәнеңне күрсәң, кайбер эшләреңә үзгәртү кертерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә. Әгәр дә сул тарафыңа сәлам бирсәң, кайбер эшләрең аркасында көенерсең.

Сәмрух (сәмруг)

Төшеңдә сәмруг кошын күрсәң, дәрәҗәдә һәм югары урында булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Сәфәр

Төшеңдә сәфәр күрсәң, өеңә кайтуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сәхабәләр

Төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәсе Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйкны күрсәң, ул шәһәрдә, яисә төбәктә пәйгамбәрнең шәригате тәмам булыр, бетәр, намаз һәм зәкәткә көчләнеп, тәүбә итеп, Аллаһыга китәрләр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә Гомәр сәхабәне күрсәң, ул шәһәрдән, яисә төбәктән золым китәр, гадел һәм инсафлы диннәр тәмам өстен чыгар.
Төшеңдә Госман сәхабәне күрсәң, шәһәр, яки төбәк халкы гыйлем һәм Коръән укуга һәвәс булыр, бозык эшләрне ташларлар.
Төшеңдә Гали Әл-Мортаза сәхабәне күрсәң, галимнәрнең гыйззәте, гыйлеме һәм хөрмәте артыр, бозыклык һәм усаллык ияләре хур булырлар, угры-караклар, азгыннар һәм кяферләр һәлак ителерләр.
Төшеңдә сәхабәләр күктән кайсы җиргә иңсәләр, шул урында яшәүче халыкка ярдәм ирешер һәм дә тарлыктан, кимлектән котылырлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сәүдәгәр

Җимешләр җитлеккән вакыт булса, шунда төшеңдә җимеш белән сату итүче сәүдәгәрне күрсәң, гаять тә яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә серкә, яисә сөт сатучыны күрсәң, хәер иясе булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сәҗдә

Төшеңдә сәҗдә итсәң, Аллаһы тәгаләгә якын булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сәҗдә һәм рөкүгъ күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында, Аллаһы тәгаләгә итагатьле булырсың.
Әгәр дә төшеңдә Аллаһы тәгаләдән бүтәнгә сәҗдә итсәң, хурлык ирешер. Сугышта, яисә сату-алуда, сәүдәдә шушы төшне күрсәң, көенечтер.
Әмма агачка, яки сынга, яисә утка сәҗдә итсәң, бер рәискә якын булырсың.

Сөенеч

Бер кешене төшеңдә сөенечле итеп күрсәң, кайгы һәм тәшвиш-шом ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сөзешү

Төшеңдә сөзешүне күрсәң, кешеләрнең дошманлыгыдыр.
Әгәр үзеңне сөзсәләр, зур бәлагә очрарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сөйләшү

Төшеңдә кошлар белән сөйләшсәң, алар үзеңә җавап бирсәләр, көтелмәгән җирдән дәүләт килер, кешеләр моңа хәйран калырлар, морадыңа җитәрсең, гыйлем һәм хикмәт өйрәнерсең, халык эчендә газиз булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә киек-җанварлар, кошлар, хайваннар белән сөйләшсәң, бериш кешеләр синнән көнләшүдән туктап, саранланмый башларлар һәм үзеңә тиешле малыңны кайтарырлар, халык эчендә хәлең яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сөхбәт, ягъни әңгәмә-сөйләшүне күрсәң, шатлык булыр, әгәр анда чалгы булса, ягъни кыллы уен коралларында уйнау булса, кайгы дип тәгъбир кылыныр.

Сөмбел (башак)

Төшеңдә сөмбел күрсәң, байлыкка тәгъбир кылыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Буш башак, көйгән башак булса, ачлыктыр.

Сөннәт

Бер кеше үзен сөннәткә утыртуларын төшендә күрсә, хатыныннан һәм улыннан аерылыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сөннәт туен уздырсаң, яисә шундый туйда булсаң, бу бәйрәмдә әгәр дә кыллы уен коралларын чалсалар, аларда уйнап-чиртсәләр, кайгы-хәсрәт ирешер. Әмма андый уен кораллары булмаса, яхшыгадыр.

Сөрмә

Төшеңдә сөрмә тартсаң, хатыннарга да, ирләргә дә яхшыдыр, кулыңа мал керер, сөенеч килер.
Төшеңдә сөрмә сатучыларны күрсәң, нигъмәт һәм шатлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сөрү

Төшеңдә җир сөрсәң, теләкләреңә ирешү буларак юралыныр.

Сөт-катык

Төшеңдә кәҗәдән сөт сауганыңны күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сыер сөтен эчсәң, ярлы икәнсең, баерсың, кол булсаң, азат ителерсең.
Төшеңдә сыердан сөт саусаң, яки сыер сауганнарын күрсәң, ризыгың мул булыр.
Төшеңдә сыер сауганын авыру кеше күрсә, шифа табып терелер, кол кеше икән, азат ителер, кайгылы булсаң, кайгыңнан котылырсың һәм сөенерсең.
Төшеңдә сөт күрсәң, хәләл мал кулыңа керер, әмма сагыш булыр.
Төшеңдә кеше сөтен күрсәң, бер хатын аркасында кулыңа хәләл мал керер.
Төштә ат сөтен күрсәң, мал һәм нигъмәт булыр, яхшы сүзләр ишетерсең, олылык һәм дәрәҗә ирешер, дошманнарың үзеңнән җиңелер.
Төшеңдә арыслан сөтен күрсәң, солтаның, ил башың белән бәйләнешле юрарга кирәк булыр, дошманын җиңәр.
Төштә аю сөтен күрсәң, мал һәм файда ирешер.
Төшеңдә эт сөтен күрсәң, мәкер, сугыш һәм хәйлә булыр.
Төштә сөт-катык ишеләрне күрсәң, диелгән «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә фил сөтен эчсәң, күп нигъмәтләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә бүре сөтен эчкән кеше өнендә кайгыга төшәр.
Төшеңдә каплан сөтен күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, дошман булыр.
Төштә ат сөтен күрүне Мөхетдин бине Гарәби җиңүгә ирешүгә, яисә якындагы илнең патшасыннан хәвеф булуга юрарга киңәш итә.
Төшеңдә әгәр дә төлке сөтен күрсәң, куркуларга очрарсың, яки кулыңа хәрәм мал керер.
Төшеңдә киек сөтен күрсәң, яисә эчсәң, дошманыңны җиңәрсең.
Төштә песи сөтен күргән кешегә өнендә хатыны ягыннан байлык ирешер, әмма яхшыга булмас.
Төшеңдә хайван сөтен күрсәң һәм саусаң, шул сөт микъдарынча мал җыярсың.
Төштә дөя сөтен күрсәң, яисә эчсәң, дошманың өстенә барырсың, җиңү булыр.
Әгәр дә сарык сөтен, яки сыер сөтен эчсәң, хәләл мал һәм дә һәртөрле яхшылыклар булырлар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Аю сөтен төштә эчүне Мөхетдин бине Гарәби дошманыңны җиңүгә юрарга киңәш итә.
Төшеңдә әгәр дә дөядән сөт саусаң, хатыныңа зарар ирешер.
Төшеңдә сыер сөтен күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, пакь иманлы булырсың, шифа ирешер һәм хәләл мал булыр.
Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисендә әйтте: Төштә сөт күрү— Ислам дине, диде. Чөнки сөт тереклек азыгыдыр, ә Ислам дине—Ахирәт көне азыгы булыр.
Шушылардан чыгып, «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә: Димәк, сөтне төштә күрү — ризык ул, мал һәм нигъмәт, дип белдерелә.
Төштә сөт күрү—күп мал булуга ул, ә сөт эчү — сөелү һәм ярату, дип тәгъбир кылыныр.

Сөтче

Төшеңдә сөтчене күрсәң, сөт сатучы булса, хәер иясе буларак юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сөяк

Төшеңдә фил сөяген күрсәң, дошманыңны җиңәрсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә ашаган итеңне, яисә гомумән итне сөякле дип күрсәң, яшерен мал булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында. Төшеңдә сөякләр күрү — тереклектер.

Сөңге

Төшеңдә сөңге күрсәң, юлга чыгуга юралыныр һәм дә бер балаң туар, теләкләреңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә үзеңнең сөңгең барын күрсәң, аның белән уйнасаң, солтанлык кебек олы дәрәҗәгә ирешерсең. Әгәр дә шунда сөңгең сынса, яисә кителсә, хәвеф ирешер, хафага төшәрсең һәм сүз ишетерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе» китабында.

Сөңгече

Әгәр дә төшеңдә сөңгечене күрсәң, күп хәер иясе булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сүгелү

Төшеңдә сүгелүең — сүгүче-ачуланучы кеше булуыңнан хәерлерәк, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Сүз йөртүче

Төшеңдә сүз йөртүчене күрсәң, дөньялыкта комачлар җыючы кеше булыр, хәерне дошманлыкка сатар, дошманлыкны хәердән өстен күрер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сүрә (Коръән сурәсе)

Бер кеше төшендә Коръән сүрәләрен укыса, иминлеккә ирешер, гыйззәт һәм дәүләт табар, гөнаһларыннан тәүбә итеп, Аллаһы тәгаләдән гафу ирешер.
(Сүрәләр хакындагы хәбәрләрне «Коръән, Коръән сүрәләре» тәгъбиреннән табарсыз, шунда багыгыз!).

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН