Юа (үсемлек)
Төштә юа (дикий лук) күрсәң, гайбәт сүз һәм начар кешеләр белән булуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә юа үләнен күрү — авыругадыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Ювелир
Төшеңдә ювелирны күрсәң, хәер-бәрәкәт ирешер һәм дошманыңа очрарсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә көләч йөзле ювелирны күрсәң, яхшыга булыр.
Югыч
Төштә югыч күрсәң, шунда күлмәгеңне юсаң, чайкасаң, гамьнән котылырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Юеш җир
Төшеңдә юеш җир күрү — мал буларак тәгъбир кылыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Юл
Төшеңдә тау араларындагы юлны күрсәң, газап булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төшеңдә юл буйлап туры йөрүеңне күрсәң, дөрес-хак юлда булырсың.
Төштә юл югалту, яисә юл эзләү — бер эштә хәйран булудыр.
Төшеңдә яшерен юлда йөрсәң, алдау һәм бозыклыктыр.
Төштә юл уңаенда урамнар күрү — мәзһәб-юнәлеш һәм гамәлләрең буларак юралыныр.
Юләрләнү
Төшеңдә юләрләнсәң, өнеңдә гашыйк булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Юрган
Төштәге юрганнар — хезмәтчеләреңдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Юу
Төштә чәч юу, яисә чәчне юганны күрү — динеңнең көч алуы һәм шәригатеңнең җиренә җиткерелүе ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә киемеңне юсаң, гамьнән-кайгыдан котылырсың.
Юынтык су
Төштә юынтык суны чыгарып түгү — ялган һәм көенү булыр, әмма бурычыңны үтәп, кайгыдан котылуга да юралыныр, диелә «Төхфәгел-мөлек»тә.
Төштәге юынтык су — кайгы һәм гамьдер.
Юыну
Төшеңдә су белән юынсаң, гамьнән котыласың, һәр ни теләгеңдә бар, шуларга ирешәсең, ди Мөхетдин бине Г арәби.
Төшеңдә суда чайкансаң, эсседән су кереп суынсаң, барча кайгылардан котылырсың.
Төшеңдә колагыңны юсаң, яхшы хәбәр ишетерсең.
Төштә кулларыңны кан белән юсаң, өметеңә ирешерсең.
Әгәр бармак араларыңны кан белән юсаң, улларың- балаларың һәм карендәшләрең белән каршылыкка очрарсың.
АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР
Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).
Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.
Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.