«Ф» хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Факел

Төшеңдә әгәр дә кулыңда янган факел тотсаң, үзең ялгыз кеше булсаң, чибәр хатын алырсың, хатын-кыз заты шушы төшне күрсә, күркәм иргә барыр, тормышта икән, гүзәл бала табар. Иленнән киткән кеше шушы төшне күрсә, йортына кайтыр. Фәкыйрь кеше бу төшне күрсә, баер. Сәүдәгәр икән, аңа файда ирешер. Дәрәҗә иясе бу төшне күрсә, дәрәҗәсе артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә факел яндырсаң, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, куркудан имин булырсың.

Фарфор табак-савыт

Төшеңдә фарфор табак-савытларны төзәтүче останы күрсәң, дәртең куәтле булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

 Фасоль

Төшеңдә фасольны, ягъни кузы борчагын күрсәң, төшең яхшыга булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Фиалка (бәнәфшә)

Төшеңдә фиалка күрсәң, яки аны ашасаң, гыйлем-мәгърифәттә мәшһүр булырсың, гомерең озынлыгына дәлилдер, вакытың хушлыкта һәм рәхәттә узар, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Фил

Ибне Сирин әйткән: Бер кеше төшендә филгә менсә, кораллы булса, филне үзенә буйсындырса, падишаһлыкка лаеклы икән, ил башлыгы булыр, юк икән, бер олы мәртәбәгә ирешер һәм бер ил башлыгы, патшасы белән сугышыр.
Әгәр дә төшендә бер кеше фил итен ашаса, кулына мал керер.

Төшеңдә фил сөтен эчсәң, күп нигъмәтләр булыр.

Төштә әгәр дә фил итен, яки фил тиресен күрсәң, мал һәм нигъмәт буларак юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә фил сөяген күрсәң, дошманнарыңны җиңәрсең. Төшеңдә филнең аяк алдында булсаң, бер падишаһтан, яки ил башлыгыннан кайгы ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә фил белән сугышуны бер падишаһ, яки ил башлыгы тарафыннан җавап ирешүгә дә юрарлар.

Әгәр дә төшеңдә филгә падишаһлар һәм вәзирләрнең менгәнен күрсәң, аларның дәрәҗәләре һаман да шулай калыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә филгә менеп китсәң, падишаһ, яки ил башлыгы белән дус булырсың.

Төшеңдә фил итен ашасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, бай булырсың.

Төштә филне үтерсәң, үзеңә бер кеше зыян итәр.

Әгәр дә төшеңдә филең бер шәһәрдән икенчесенә китсә, вәзирнең, ил башлыгының ярдәмчесенең үлеменә юралыныр.

Төшеңдә әгәр гаскәр эчендә филгә менсәң, олы мәртәбә табарсың.

Фил белән төшеңдә сугышсаң, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, солтаннан, яки олуг дәүләт башлыгыннан җавап ирешер.

Төшеңдә филне үтерсәләр, падишаһ яки ил башлыгы һәлак булыр.

Әгәр дә төшеңдә фил бер урыннан икенчесенә барса, диелә шул ук китапта, солтан яки ил башлыгы булырсың.

Төшеңдә фил кемне дә булса үтерсә, падишаһ яки ил башлыгы шул кешене үтерер, садака бирергә кирәк.

Төшеңдә фил күрү — төрек солтаныдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Финик (рутап)

Төшеңдә җитлекмәгән финик күрсәң, хәләл мал буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Фирәзә (фирүзә)

Төшеңдә фирүзә күрсәң, бер кеше белән бәхәсләшерсең, каршылыкка килерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Фирүзә таҗы, фирүзә ташы — олы дәүләт, гомер озынлыгы буларак юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Фонарь

Әгәр дә төшендә берәү янган фонарь тотса, ялгыз кеше икән, өйләнер, чибәр хатын алыр. Хатыннар-кызлар мондый төш күрсәләр, күркәм иргә кияүгә барырлар. Өйләнгән кешеләр исә баласы тууга юрар. Читтә йөрүчеләргә бу төш илгә кайтачакларына дәлилдер. Фәкыйрьләр шушы төшне баюга дип тәгъбир кылсыннар. Сәүдәгәрләр — файда табар, дәрәҗә иясенең — дәрәҗәсе артыр.

Фонтан

Төшеңдә матур фонтан күрсәң, гомерең озынга булыр, гомерең дан-дәрәҗә белән узар, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Фәкыйрьлек

Төшеңдә фәкыйрьлек күрү — байлыкны күрүдән яхшырак, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Фәрештә

Төшеңдә фәрештә күрсәң, гаять тә яхшы булыр, ул төш алты төрле юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында:

  • Бәрәкәт ирешүгә;
  • Гаделлеккә;
  • Яхшылыкка;
  • Хәләл мал кулыңа керүгә;
  • Дәүләтле булуга;
  • Улың тууга.

Әгәр дә төшеңдә үзеңә ике фәрештә сәлам бирсә, ике җиһанда да газаптан имин булырсың, җәннәтле ителерсең.

Төштә фәрештәләрне җиргә иңүче итеп күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яки алар күккә чыксалар, кяферләр буйсындырылыр, иминлек ирешер.

Әгәр төшеңдә Исрафил фәрештәне күрсәң, гомерең озын булыр. Ул әгәр дә авызына Сур мөгезен тоткан булса, шул дәүләтнең башлыгы гаделлек, гыйбадәт һәм итагать иясе булганлыкка дәлилдер.

Төшеңдә Микаил фәрештәне күрсәң, малың күп булыр.

Кем дә кем төшендә фәрештә күрсә, ул кешенең кулына хәләл мал керер, улы һәм кызы күп булыр, шушы төш күрелгән дәүләткә байлык һәм нигъмәт ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә фәрештәләр иңгәнен күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында, кайсы урында дип күрсәң, шул төбәктәге халыкка яхшылык булыр. Мәшәкатьләрдән котылырлар, ачлыкта яки тарлыкта яшәсәләр, туклык килер һәм иркенлеккә чыгарлар.

Төшеңдә фәрештәләр уйнап-көлеп йөргәнен күрсәң, саташу төше буларак каралыр һәм юралынмас, чөнки бу төш — шайтан шаяртуыдыр.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН