«Җ» һәм «Һ» хәрефләренә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Җәбраил

Төшеңдә Җәбраил фәрештәне күрсәң, максатыңа ирешерсең һәм барча эшләрең җиңел барырлар, галим булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Җәйләү

Төшеңдә сусыз җәйләү күрсәң, хаҗ сәфәренә юнәлерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Җәллад, палач

Төшеңдә җәллад-палачны күрсәң, илеңнән читкә китәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Җәннәт

Төшендә җәннәтне күрсәң, тугыз төрле юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә:

  • Гыйлем табарсың;
  • Динле булырсың;
  • Диндарлык тотарсың;
  • Сөенеч һәм матурлыктыр;
  • Рәхәтлек ирешер;
  • Иминлек килер;
  • Изгелек булыр;
  • Бәхетле тормыш корырсың;
  • Яхшы хәбәр ишетерсең.

Әгәр дә төшеңдә җәннәт сакчысы Ризванны күрсәң, бәхет-шатлык һәм рәхәтлек ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Җәрәхәт

Төштә үз тәнеңдә җәрәхәт күрү — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Җәя

Төшеңдә ук җәясен күрсәң, туры хәер һәм яхшылык ирешүгә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Төшеңдә җәя күрсәң, сәфәр, вилаять һәм куәт ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

 Җәүһәр

Төшеңдә җәүһәр күрсәң, шушындый ук мал тотучы булырсың, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә. Төшеңдә җәүһәр күрсәң, яисә сатып алсаң, кулыңа бик күп мал керер, балаларыңа һәм гаиләңә хуҗа булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Төштә һәртөрле җәүһәрләр күрсәң, хәләл мал булыр һәм мирас алырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Төшеңдәге алтын-җәүһәрләр—киңәш ителми торган нәрсәләрдер һәм мал түләүдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Җимеш

Төшеңдә агач җимешен күрсәң, хатын-кыз гаурәт буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Кайбер төш юраучылар әйтерләр, имеш, төшеңдә җимеш ашасаң, кайгы һәм хәсрәт килер, дип. Әмма үз вакытында, ягъни табигатьтә җитлегү чорында төшеңдә җимеш ашасаң, мал һәм файда ирешер. Әгәр ак җимеш икән, шулай ук файдага юралыныр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә. Төшеңдә җимеш ашаганыңны күрсәң, һәрдаим м гыйззәттә, хөрмәттә һәм дәүләттә булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә. Төшеңдә күп җимешләр күрсәң, коры йөзем җимешен күрсәң, дәүләт килер, диелә шул ук китапта. Әгәр дә бер кеше җимешне табигатьтә җитлекмәү чорында күрсә, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, ул кешегә бер олы зәхмәт ирешер, шушындый вакытта төшендә җимеш ашаса, хәрәмлек булыр, аңа зәхмәт иярер. Төштә кара җимешне күрү — зәхмәт һәм хәрәм нәрсәдер. Төшеңдә хөрмә агачыннан хөрмә җимешен ашасаң, нигъмәткә юралыныр. Төштә җимеш агачын киселгән, яисә сынган дип күрсәң, кайгы ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби. Җимешләр җитлегү вакытында төшеңдә җимеш сатучыны күрсәң, бик тә яхшыга булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә. Төштә сүс җимешен күрсәң, явызлык булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Төштә җимешләр күрсәң, диелә шул ук китапта, мактау иясе булырсың. Агач төбенә коелган җимешләрне төшеңдә чүпләсәң, бер яхшы ирнең дошманлыгы булугадыр. Тыштан яхшы, эчтән бозык җимешне төштә күрсәң, наданлык ул. Җимешләрдән сары җимешне күрсәң, кишмиш һәм шуның ишеләрне, рәнҗеш һәм авырудыр. Төшеңдә ачы, әчкелтем җимешләрне күрсәң, сагыш һәм көенечкә булыр. Төн җимеше — акчадыр. Аны җыйсаң, киң кәсептән мал табарсың. Кара төн җимеше — алтын тәңкәләр булыр. Ак төстәгесе — көмеш акчадыр. Агачы — юмарт ир булыр, акчасы да, балалары да күптер.

Җир

Төшеңдә тар җир күрсәң, гыйбрәт алу ул, гөнаһларыңнан тәүбә итү кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Төшеңдә җиргә казык каксаң, кулыңа хәләл мал керер. Төшеңдә үзеңне буш җирдә торучы дип күрсәң, дошманыңнан яхшылык ирешер, әмма гомерең аз калгандыр, анысы да җитешсез булыр. Әгәр дә төшеңдә тар җирдән чыксаң, кайгыдан шатлыкка ирешерсең. Әгәр дә төшеңдә җир бүтән нәрсәгә әверелсә, бу төшең—шайтаныйдыр, юралынмас, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында. Төштә җир күрсәң, диелә шул ук китапта, дөньяң һәм тереклегеңдер. Әгәр үзеңнең бер җиргә төшкәнеңне күрсәң, бәрәкәттер. Төшеңдә җирнең төрелүен күрсәң, үлем булыр, яисә үтерешүдер. Җирнең түшәлүе — тереклек ул. Төшеңә буш җир күренсә, фәкыйрьлек булыр.

Җитен

Төштәге җитен орлыгы—хәләл мал ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Җиңелү

Төшеңдә дошманнарыңнан җиңелсәң, өнеңдә олы мәртәбә иясе мөхтәрәм кешедән аерылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Җиңү

Төшеңдә җиңү, җиңүче булу—галимлек, өстенлеккә ирешү ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Җырчы

Төшеңдә җыр җырлаучы ирне күрсәң, яисә гомумән бер җырлаучыны күрсәң, ул — юлдан язган адәмдер, кылмас эшләрне сөйләүче булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә.

Җеп

Төшеңдә җеп күрсәң, аз хәерле, әмма хәләл мал булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Җеп кидертелгән энә күрсәң, аның белән киемеңне, яисә кирәк-ярагыңны тексәң, барча теләкләреңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. Җеп күрү — озын гомер ул. Төштәге җепне Мөхәммәд пәйгамбәребез, Коръән белән чагыштырып, терәк булуын әйткән: Коръән — Ахирәт көненә терәктер, җеп — бәйләп торучы, тормыштагы ныклык һәм вәгъдәдер^ Төшеңдә үрмә җеп күрсәң, мәкер һәм хәйлә булыр. Әгәр дә җеп белән бәйләнсәң, дуслыгың артыр һәм бер мөселман үзеңә яхшылык эшләр. Ибне Сирин әйткән: Төштә җеп күрү — көч-кодрәт ул. Дәрәҗәле кеше күрсә, санлы таифәгә ирешеп, яхшылык табар.

Җил

Төшеңдә җилнең йомшак итеп искәнен, аннан соң җылы яңгыр яуганын күрсәң, изгелек булыр, бәхетле тормыш килер һәм барча афәтләрдән имин ителерсең, диелә «Төх- фәтел-мөлек» китабында. Исәр җилне төшеңдә рәхәтлек бирүче итеп күрсәң, авыру икәнсең, шифа табарсың. Яңгыр һәм усаллык белән искән җил яманлыкка дәлил ителер. Төшеңдә җил көньяктан иссә, гаять тә хәерледер һәм кайгыдан котылудыр, ди Мөхетдин бине Гарәби. Төньяк җиле иссә, күп нигъмәт булугадыр, әгәр салкын икән, хафадыр. Төшеңдә җил җиңелчә генә иссә, шатлык һәм шифа китерер. Туфан, балчык һәм тоз-тузан катыш җил искәнен төшеңдә күрсәң, олы газап һәм афәт ирешер. Таң җиле искәнен төшеңдә күрсәң, дәүләт һәм җиңүдер.

Җилек

Төшеңдә җилек (җелек) ашау — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Җилкә

Төшеңдә ирнең ике җилкәсен күрсәң, ике бәхетле улың туар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Төштәге кулбаш-җилкәләр — карендәшләрдер, яисә балалар дип юралыныр, аларның артуы—карендәш һәм балаларның артуыдыр, кимлеге — аларның кимүенә булыр. Төшеңдә җилкәләреңне калын итеп күрсәң, Аллаһы тәгалә тәкъдир иткән нәрсәләрнең һәммәсе дә куәтле булырлар.

Җиләк

Төшеңдә каен җиләген күрсәң, рәнҗү һәм сырхаулык ирешер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Җимерек

Төшеңдә йорт-җиреңне җимерек дип күрсәң, бер-бер кайгы килүгә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Җанвар

Әгәр дә төшеңдә үзеңә бер җанвар ташланса, яисә үзеңне ашаса, хатын-кыз шомлыгыннан бер бәлагә очрарсың, кулыңнан малың китәр һәм күп кайгылар күрерсең, бер олы гөнаһ эшләрсең, тәүбә кирәк булыр, шуннан соң гына Аллаһы тәгалә үзеңне ул бәлаләрдән коткарыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Төшеңдә җанварларның бер-бер адәмне үтерүләрен күрсәң, шушыннан соң ил башлыгы үзеңә рәхәтлек ирештерер. Әмма шушы ук китапның бүтән бүлегендә бу төшне ил башлыгыннан зәхмәт ирешүгә дә юрарга киңәш ителә. Төштә бер җанварның күзен чыгарсаң, кеше малын нахак рәвештә үзләштерерсең. Һәртөрле җанвардан төшсәң, дәрәҗәңнән төшерелерсең, дәүләтең китәр. Төшеңдә җанварлар белән сөйләшсәң, аларны күреп торасың икән, бер иш кешеләр көнчелекләрен һәм саранлыкларын кисәрләр, кулыңа кабат мал керер, халык эчендә яхшы булырсың. Төшеңдә куркыныч җанварларны күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, алар әгәр дә үзеңә зыян ясамасалар, кулыңа мал һәм нигъмәт ирешер.

Җеназа

Төшеңдә пәйгамбәрнең җеназасын күрсәң, ул җирдә берәр бәла булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Үз өеңдә җеназа күрсәң, теләгеңә ирешәсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. Өеңдә җеназа күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, Аллаһы тәгаләнең рәхмәте өчен мөселманнар белән дуслашырсың. Әгәр дә төшеңдә җеназаның һавадан йөргәнен күрсәң, бер рәис кешенең, шәһәр башлыгының үлеменә юралыныр, яисә берәр галим үләр, яки гыйззәттән төшерелеп, бу әйтелгәннәр хаҗга барырлар.

Җен

Төшеңдә җенне күрсәң, ялган сөйләрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. Төшеңдә җеннәр үзеңне бер җиргә кысрыкласалар, яисә көчләсәләр, яисә берәр адәмне мәсхәрә кылуларын күрсәң, бу—шайтаный төш булыр һәм дә юралынмас, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Өеңә җен кергәнен күрсәң, яисә өеңдә җен нидер эшләсә, өеңә дошманнар һәм караклар керерләр, зыян ясарлар, яисә җенле булырсың.

Җенес

Төшеңдә ике җенесле-гермафродит күрсәң, диндарлыктыр. Хезмәтеңдә бер фәрештә булып, Алл аһ ы тәгаләнең савабы ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Төштәге ирләрнең җенси әгъзасы — бала ул. Хатыннар җенесен күрсәң, гомерең озын булыр. Егетләр җенесе — ризыктыр. Төшендә бер ир үзенең җенесен юк дип күрсә, малы һәм нигъмәте артыр, һәртөрле теләкләре хасил булыр. Әгәр төштә җенесеңне кискәннәрен күрсәң, хатының балага узган булыр. Төшеңдә җенесеңнән елан яки аҗдаһа чыкса, ил башлыгының явызлыгына юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби. Иреңнең төштәге җенесе — кешеләр арасында хөрмәт табуыңа булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә, яисә балаң туугадыр. Бу коралның төштәге артыклыгы, зураюы—дәүләтең һәм балаларыңның артуынадыр. Кимлеге — аларның кимлегенәдер. Әгәр җенесең киселсә, диелә шушы ук китапта, үзеңнең яки хатыныңның үлемедер. Җенесең үз эченә керсә, бер ышандыруың-антыңны яшерерсең, ямангадыр.

Җенси якынлык

Төшеңдә яһүди белән җенси якынлык кылсаң, барча теләкләреңә ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Әгәр дә төшеңдә ишәк белән, яисә һәртөрле бүтән хайван белән җенси якынлыкка керсәң, олы мәртәбәгә ирешерсең һәм бәхетле теләгең, омтылышың хасил булыр, имеш. Төшеңдә анаң, яисә кыз карендәшең һәм никахың дөрес булмаган һәртөрле карендәш туганың белән җенси якынлыкка керсәң, алардан яхшылык күрерсең һәм рәхәтлек ирешер, әмма ярамас бер эш башкарырсың. Җенси якынлык кылган кешең үлгән, мәет икән, Ахирәттә эшең яхшы булып, Аллаһы тәгаләдән рәхмәт ишетерсең. Төшеңдә берәр хатынга, яисә үз хатыныңа җенси якынлык кылсаң, яшең озын булып, теләгеңә ирешерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә. Бер кеше төшендә үз хатынына якынлык кылса, бер зыян ирешер һәм кайгы төшәр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Әгәр дә үз кызына якынлык кылса, хаҗәтләре тормышка ашар, дошманнарын җиңәр. Төшеңдә бер кызның кызлыгын алсаң, барча эшләреңә юллар ачылыр, теләгеңә ирешерсең. Төшеңдә ана эт белән җенси якынлык кылсаң, явыз хатыннан кулыңа мал керер. Ана арыслан белән җенси якынлык кылу—иминлек булугадыр. Бу төшне авыру кеше күрсә, саулык-сәламәтлек табар, тоткын икән, азат ителер. Кара хатын, хезмәтче хатын белән җенси якынлык кылсаң, бәхетле теләгең хасил булыр.

Һ — хәрефе

Һабил

 

Төшеңдә Һабилны күрсәң, бер залимнан золымлык күрерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Һомай кошы

Төштә һомай кошын-бәхет кошын күрсәң, дәүләт ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Һәйкәл

Бер кеше төшендә һәйкәл күрсә, бу аның гомере озын булачагына ишарәдер.

Һөдһөд кошы

Төшеңдә һөдһөд кошын (удод) күрсәң, зур галим һәм ачык гыйлем иясе булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Төштә һөдһөдне күрсәң, галим булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).
Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.
Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН